Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Җиңү көне белән котлады

2026 елның 8 мае, җомга, 13:31

Бүген Дәүләт Советының Мактаулы рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «ветеранга шалтырату» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары Галимҗан Мостафин һәм Инком Абдуллин белән аралашты, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

«Республикадагы күркәм традиция буенча Җиңү көне алдыннан безгә  Бөек Җиңү бүләк иткән фронтовикларга рәхмәт әйтәбез, аларга сәламәтлек һәм иминлек телибез, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Казан һәм Ютазы районы ветераннары Галимҗан Мостафин һәм Инком Абдуллинга мөрәҗәгать итеп.   – Сез, ветераннар, сугышның авыр сынауларын үтеп, бүген дә Татарстанның үсешенә туына бәяләп бетергесез өлеш кертәсез. Без сезнең Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыкларыгыз турында беләбез һәм сезнең белән горурланабыз. Бөек Ватан сугышы һәм сезнең батырлыкларыгыз турында тарихи хакыйкатьне кадерләп саклаган яшь татарстанлылардан зур рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз».

Мостафин Галимҗан Рәхимҗан улы быел 100 яшь тула. Ул 1926 елның 26 декабрендә Башкорт АССРның Әлшәй районы Торынтаеш авылында туа. Хәзер Казанда яши. 1944 елда, 18 яшендә, армиягә алына. Дүртенче Украина фронтында хезмәт итә, 1945 елда башта Балтыйк буе фронтына, аннары өченче Белоруссия фронтына җибәрелә, аның составында Кенигсбергны штурм белән азат итә. Сугыш тәмамланганнан соң Сахалинда хезмәт итә, 1947 елның гыйнварына кадәр элемтә линиясен салу белән шөгыльләнә. 30 елдан артык СССР дәүләт чиген саклау буенча чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1988 елдан 2006 елга кадәр Казан электротехника заводында эшли. Сугышчан казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен Галимҗан Мостафин II дәрәҗә «Ватан сугышы», III дәрәҗә «Ватанга хезмәт өчен» орденнары, «Кенигсбергны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «СССР дәүләт чиген саклаудагы батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин белән бүгенге әңгәмә барышында ветеран Галимҗан Мостафин үзенең сугышчан юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул Кенигсбергны азат итү өчен барган сугышлар һәм ватандашларыбызның Японияне Җиңүгә керткән өлеше турында җентекләп сөйләде. Ветеран яшьләрне безнең солдатларның батырлык тарихын белергә өндәде. Аның әйтүенчә Бөек Ватан сугышы тарихы  мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында җентекләп өйрәнелергә тиеш ди. “Яшь буын Җиңүнең ни бәрабәренә яуланганын онытмасын иде”, - дип искәртте ул.

Инком Нәҗип улы Абдуллин Фәрит Мөхәммәтшин белән элемтәгә Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан чыкты. Фронтовик 1926 елда Татарстан АССРның Азнакай районы Балтач авылында туа. 1944 елда армиягә китә, анда радистлыкка укый. 16 нчы аерым элемтә полкы составында 2 нче Украина фронтында сугышкан. Чехословакия, Венгрия һәм Румыниядәге хәрби хәрәкәтләрдә, аерым алганда Ясско-Кишенев операциясендә катнаша. Инком Абдуллин Җиңү көнен Братиславада каршылый. Сугыш тәмамланганнан соң ул тагын биш ел Австрия һәм Венгриядә хезмәт итә. 1950 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлый, Бәйрәкә машина-трактор станциясендә эшли. Хатыны белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр.  «II дәрәҗә Ватан сугышы» һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары белән бүләкләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International