Вячеслав Володин Дәүләт Советы депутатларын Җиңү Көне белән котлады

2026 елның 8 мае, җомга, 14:40

РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Республика парламентарийларын Җиңү көне белән котлады. Россия парламентының түбән палатасы спикеры Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтовка котлау телеграммасы юллады.

«9 май - изге бәйрәм, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, батырлыгы һәм каһарманлыгы символы. Һәр гаиләдә тарихи хәтерне кадерләп саклап  Ватан каёарманнары һәм дөньяны фашизмнан азат итүчеләр батырлыгы турында хакыйкатьне буыннан-буынга тапшыралар, - диелә телеграммада. - Ватанга тугрылыклы хезмәт итү традицияләрен лаеклы дәвам итеп, бүген безнең солдатлар һәм офицерлар махсус хәрби операция барышында үз бурычларын үтәп, илебезне һәм халкыбызны яклап, Россиянең суверенлыгын тәэмин итәләр. Җиңү Көне Белән! Сәламәтлек һәм уңышлар телим»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International