СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул итте, «Агродиктант» акциясендә катнашты, шулай ук республика муниципалитетларында чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котлады.
29
май, 2026 ел
Луганск Халык Республикасына һәм Донецк Халык Республикасына чираттагы гуманитар йөк китерелде, аны Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы администрациясе вәкилләре белән бергә озатып барды.
28
май, 2026 ел
Бүген Казан федераль университетының Император залында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты гыйльми советының тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Советының беренче, икенче, өченче чакырылыш депутаты (1995-2009 еллар) Индус Таһировка 90 яшь тулуга багышланган киңәйтелгән тантаналы утырышы узды. Юбилярны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт һәм парламент депутатлары исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
28
май, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия өчен зур Евразия партнерлыгы: өстенлекләр, элемтәләр архитектурасы, кадрлар белән тәэмин итү» секциясе утырышында доклад белән чыгыш ясады. Чара «Россия дәүләт идарәсе һәм үсеше: кыйммәтләр, чакырулар, өстенлекләр» халыкара фәнни конференц-сессиясе кысаларында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ