Фәрит Мөхәммәтшин: «Президент программалары районнарның йөзен яхшы якка үзгәртә»

2021 елның 27 августы, җомга, 12:07

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында булды, анда ул социаль учреждениеләрнең эше, шулай ук “Безнең ишегалды” президент программасы буенча башкарыла торган төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Парламент җитәкчесе шулай ук район активы һәм муниципаль депутатлар белән очрашты. 

Яңа уку елы алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайда «Сандугач» балалар бакчасында булды, педагогик коллектив, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре һәм ата-аналар белән аралашты. Хәзерге вакытта әлеге бакчада 12 төркемдә 220 бала тәрбияләнә. Иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Балалар бакчасы видеокүзәтү камералары, автомат янгын сигнализациясе һәм тавышлы хәбәр итү системалары белән җиһазландырылган.

Икенче ел рәттән «Сандугач» балалар бакчасы федераль грантка ия булган. Алынган акчаларга ата-аналар һәм өч яшькә кадәрге балалар өчен Консультатив үзәк булдырылган. "Үзәк кысаларында без "Идеяләр сандыгы" һәм "Әти белән бергә" проектларын гамәлгә ашырабыз, мастер-класслар уздырабыз, аларда балалар ата-аналары белән бергә иҗат итә, мәсәлән, күптән түгел без һавада оча торган елан ясадык", - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Лииля Васильева. Моннан тыш, "Сандугач" балалар бакчасында 3 яшькә кадәрге балалар өчен "Беренче адымнар" программасын сынау мәйданчыгы булдырылган. Биредә укыту һәм тәрбия рус телендә дә, татар телендә дә алып барыла.

Бүгенге көн бакчаны тәмамлаган 18 бала өчен чын бәйрәм булды. Аларга портфельләр һәм уку өчен кирәкле барлык канцтоварлар тапшырылды. Республика җитәкчелеге исеменнән беренче сыйныфка баручыларны  Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент җитәкчесе балаларга зур уңышлар һәм яхшы билгеләргә укуларын теләде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда традициягә әйләнде, бүген республиканың барлык районнарында уза”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Быел Азнакайга беренче сыйныфка 815 бала бара.

Бүген исә эш сәфәре кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районында «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Алиш, Нефтянник һәм Ленин урамнарында яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерүне озак көткәннәр. Күп фатирлы йортлар (ул вакытта әле Азнакай эшчеләр бистәсенең беренче йортлары) якынча 60 ел элек төзелгән булган. Әлеге микрорайонда нигездә пенсионерлар яши, соңгы вакытта алар еш кына ишегалдының тар булуына, автомобильләр өчен парковка урыннары җитмәүгә зарланган.

Хәзер биредә яңа тротуарлар пәйда булган, искеләре төзекләндерелгән, автомобильләр өчен парковка урыннары җиһазландырылган,  яңа эскәмияләр һәм чүп-чар өчен махсус савытлары куелган, контейнер мәйданчыклары яңартылган, урамнар яктыртылган. «Безнең ишегалдыбыз бик матур һәм ямьле булды, - ди Нефтьчеләр урамы буенча 10нчы йорттан Алсу Зыятдинова, - район һәм республика җитәкчелегенә, ТКХ хезмәткәрләренә көне-төне эшләүләренә рәхмәт. Хәзер яшелләндерү белән шөгыльләнә башлыйбыз".      

"Иң мөһиме - башкарылган эшләрне саклап калу, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин халыкка, - бу матурлык сезнең өчен бит. Хәзер боларның барысын да сакларга кирәк".   

Ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» республика программасы ике ел элек «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча эшләнде һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Программа биш елга исәпләнгән, аны гамәлгә ашыруга якынча 50 млрд. сум салынган. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, республика программасына Азнакай районының 148 ишегалды кергән. Быел Азнакай бистәсендә 21 ишегалдын  тәртипкә китерү планлаштырыла. Бу эшләр Актүбә, Микулино һәм Чалпы авылларында да башкарылачак.

Район активы белән очрашуда шулай ук төзекләндерү турында да сүз барды. Марсель Шәйдуллин хәзерге вакытта Сөембикә урамын һәм Кара елга яр буен реконструкцияләү дәвам итүен әйтте. Чиркәү төзелеше тәмамланып килә, ачу 30 сентябрьгә планлаштырылган. ЗАГС төзелешенә 50 млн. сумга якын акча бүленгән. Якын арада волейбол үзәген тапшыру планлаштырыла. Район башлыгы республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Район волейбол командасы төрле ярышларда призлы урыннарны били. Гомумән алганда, Азнакай районы республика программаларында уңышлы катнаша. Нефтьчеләр дә зур ярдәм күрсәтә.

«Кыенлыкларга карамастан. Азнакай районы үз эшен дәвам итә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - әйе, кайбер тармакларда үсеш резервлары бар, әмма без аңлыйбыз, узган елгы авырлыклар коронавирус пандемиясе аркасында объектив характерда булды. Районда федераль һәм республика программалары актив гамәлгә ашырыла, алар безнең авылларның һәм шәһәрләрнең йөзен яхшы якка үзгәртә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International