Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген парламенттагы КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды. Парламентарийлар, Татарстан президентының еллык юлламасына бәйләп, депутатлар берләшмәсенең киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Артем Прокофьев, Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин катнашты.

“2020 елга, 2021– 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проекты парламентка килеп иреште. Якын арада документ алдан карау өчен комитетларга биреләчәк һәм республиканың Төп финанс законы хакында фикер алышулар башланачак.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 30 нчы сентябрьдән кыска вакытлы ялга китте.   


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  беренче чакырылыш ТР Яшьләр парламентының оештыру утырышында катнашты.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләү өчен 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум дип билгеләнгән. Бүген Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.
 

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы булды. Көн тәртибенә бер мәсьәлә - Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы кертелде.  
 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International