Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум тәшкил итәчәк

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе, 13:55

«Быел республикада 70 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә ала. Киләсе елга, алдан исәпләүләр буенча, андый пенсионерлар саны кимиячәк, чөнки бездә пенсияне индексацияләү яңа тәртип буенча башкарыла. Пенсияне индексацияләү бу минимумны 8232 сумнан артып китәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Россия субъектлары тарафыннан пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен киләсе елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон ел саен кабул ителә.

Татарстанда 2019 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум күләмендә билгеләнгән. 

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International