Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең бурычлары һәм функцияләре:


1) комитет уздыра торган чараларны оештыру ягыннан тәэмин итү;
2) комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча закон проектларының комитет аша узуын оештыру;
3) Дәүләт Советы утырышларына материалларны комплектлау һәм аларны, күбәйтү һәм тарату өчен, Документлар белән тәэмин итү идарәсенә тапшыру;
4) кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Президентына кул куярга җибәрү;
5) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын, шулай ук Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнашу;
6) мәгълүмат материалларын, шул исәптән аларны белешмәлекләр, җыентыклар нәшер итү өчен әзерләүне гамәлгә ашыру;
7) Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кире кагылган Татарстан Республикасы законнары буенча килештерү комиссиясенең эшен оештыру;
8) комитетның Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларның үтәлешен тикшереп тору эшчәнлеген тәэмин итү, комитет утырышлары өчен, шул исәптән күчмә утырышлар өчен, контрольдәге мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар проектлары, аналитик белешмәләр әзерләү, күчмә тикшерүләр оештыруда депутатларга һәм Дәүләт Советы яисә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты оештырган эшче төркемнәргә ярдәм күрсәтү;
9) комитетның федераль закон проектларын, Россия Федерациясе субъектлары парламентларының закон чыгару инициативаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау, алар буенча тәкъдимнәр, күрсәтмәләр, бәяләмәләр әзерләү буенча эшчәнлеген тәэмин итү;
10) Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына алдан экспертлар бәяләмәсен алу өчен җибәрелә торган документларны әзерләү;
11) Дәүләт Советы төзегән комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыру;
12) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыру;
13) Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына (елга, сессиягә, айга) тәкъдимнәр әзерләү;
14) Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасындагы (хисабындагы) нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чараларының еллык планы проектына тәкъдимнәр әзерләү;
15) Дәүләт Советының парламентара хезмәттәшлеге планына, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлеге турындагы хисапларга, белешмәләргә һәм комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча башка төрле хисап документларына тәкъдимнәр әзерләү;
16) комитет каравына керә торган гражданнар гаризаларын һәм хатларын үз вакытында карауны тәэмин итү;
17) Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү;
18) комитет рәисенең кабул итү бүлмәсендәге эшне башкару;
19) комитет әгъзаларына оргтехника куллануда, факслар тапшыруда, материаллар бастыруда һәм төшерүдә, электрон документлар әйләнеше системасында эшләүдә һ.б. техник ярдәм күрсәтү;
20) килүчеләрне кабул итүне оештыру;
21) комитетта эш башкаруны алып бару;
22) комитет әгъзалары өчен дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә тәкъдимнәр һәм котлау сүзләре әзерләү;
23) Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләренә туры килә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыру.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Мотыйгуллина Гөлшат Әмир кызы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-24
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International