Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре:
1) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты (алга таба – комитет) чараларын, шул исәптән утырышларын әзерләү һәм уздыру кысаларында “түгәрәк өстәлләр”не, парламент тыңлауларын, конференцияләрне, эш киңәшмәләрен, килештерү һәм башка комиссияләрнең утырышларын, эшче төркемнәр киңәшмәләрен, шул исәптән күчмәләрен, таләп ителгәнчә оештыру ягыннан тәэмин итүне башкаралар;
2) закон проектларының комитет аша узуын оештыралар;
3) Дәүләт Советы утырышларына материалларны туплыйлар һәм аларны, күбәйтү һәм тарату өчен, Дәүләт Советының Документлар белән тәэмин итү идарәсенә тапшыралар;
4) кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Рәисе кул куюга җибәрәләр;
5) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын һәм башка норматив хокукый актларны, шулай ук Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнашалар;
6) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул итә торган норматив хокукый актларның үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру комитеты эшчәнлеген тәэмин итәләр, материаллар, шул исәптән норматив хокукый актлар проектларын, комитет утырышларына, шул исәптән күчмә утырышларга, контроль мәсьәләләр буенча аналитик белешмәләр әзерлиләр, Дәүләт Советы тарафыннан төзелгән депутатларга һәм эшче төркемнәргә йә Дәүләт Советы комитетларына ярдәм күрсәтәләр;
7) комитетның федераль законнар проектларын, Россия Федерациясенең башка субъектларының закон чыгару инициативаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау, тәкъдимнәр, күрсәтмәләр, бәяләмәләр әзерләү эшчәнлеген тәэмин итәләр;
8) Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына алдан экспертлар бәяләмәсен алу өчен җибәрелә торган документларны әзерлиләр;
9) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыралар;
10) Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына (елга, сессиягә, айга) тәкъдимнәр әзерлиләр;
11) Татарстан Республикасы Рәисe Дәүләт Советына юлламасындагы (хисабындагы) нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чараларының еллык планы проектына тәкъдимнәр әзерлиләр;
12) комитет эшчәнлеге турындагы хисапларга, белешмәләргә тәкъдимнәр әзерлиләр;
13) комитетка кергән гражданнар һәм оешмаларның гаризаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карыйлар, мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар әзерлиләр;
14) комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итәләр;
15) комитет депутатларына оештыру-техник ярдәм күрсәтәләр (оештыру техникасын куллану, факслар тапшыру, материалларны бастыру һәм сканерлау, электрон документ әйләнеше системасында эшләү һ. б.).;
16) килүчеләрне кабул итүне оештыралар;
17) комитетта эш башкаруны алып баралар;
18) дәүләт бүләкләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләүгә тәкъдимнәр, котлау адреслары әзерлиләр;
19) Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләренә туры килә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыралар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге