Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре түбәндәгеләрне башкара:
1) чараларны, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты (алга таба – Комитет) утырышларын, түгәрәк өстәлләрне, парламент тыңлауларын, конференцияләрне, эш киңәшмәләрен, килештерү һәм башка комиссияләрнең утырышларын, эшче төркемнәр, эксперт советлары киңәшмәләрен, шул исәптән күчмә, әзерләү һәм уздыру кысаларында кирәкле оештыру ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыра;
2) закон проектларының Комитет аша узуын оештыра;
3) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларына материаллар туплый һәм аларны күбәйтү һәм тарату өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсенә тапшыра;
4) кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга җибәрүне әзерли;
5) закон проектларын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын һәм башка норматив хокукый актларны, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнаша;
6) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларның үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итә, Комитет утырышларына, шул исәптән күчмә утырышларга, тикшерүдәге мәсьәләләр буенча материаллар, шул исәптән норматив хокукый актлар проектлары, аналитик белешмәләр әзерли, депутатларга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан төзелгән эшче төркемнәргә ярдәм күрсәтә;
7) федераль законнар проектлары, башка Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре буенча тәкъдимнәрне, искәрмәләрне, бәяләмәләрне карау, әзерләү буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итә;
8) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советына, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Аппаратына җибәрелә торган документларны алдан эксперт бәяләмәсе өчен әзерли;
9) Комитет каршындагы эксперт советлары һәм комиссияләр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан төзелгән башка органнар эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыра;
10) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыра;
11) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына (елга, сессиягә, айга) тәкъдимнәр әзерли;
12) Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасындагы нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чаралары планы проектына тәкъдимнәр әзерли;
13) хисапларга Комитет эшчәнлеге турында тәкъдимнәр, белешмәләр әзерли;
14) гражданнардан һәм оешмалардан Комитетка керә торган гаризаларны һәм мөрәҗәгатьләрне карый, мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар әзерли;
15) гражданнардан Комитет каравына керә торган гаризаларны һәм хатларны үз вакытында карауны тәэмин итә;
16) Комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә;
17) Комитет депутатларына оештыру ягыннан һәм техник яктан ярдәм күрсәтә (оештыру техникасыннан файдалану, факсларны тапшыру, материалларны бастыру һәм сканер аша чыгару, электрон документ әйләнеше системасында эшләү һәм башкалар);
18) килүчеләрне кабул итүне оештыра;
19) Комитетта эш башкаруны алып бара;
20) дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдимнәр, рәхмәт хатлары, котлау адреслары әзерли;
21) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләре нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге