Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре түбәндәгеләрне башкара:
1) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты (алга таба – Комитет) утырышларын, парламент тыңлауларын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан уздырыла торган «түгәрәк өстәлләр»не, эш киңәшмәләрен, эшче төркемнәр киңәшмәләрен һәм башка чараларны оештыру;
2) законнар үтәлешен тикшереп тору буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итү;
3) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыру;
4) закон проектларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында карауны оештыру;
5) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы проектларын, Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнашу;
6) федераль законнар проектларын, Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының закон чыгару инициативаларын һәм мөрәҗәгатьләрен карау, алар буенча тәкъдимнәр, күрсәтмәләр, бәяләмәләр әзерләү буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итү;
7) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү;
8) гражданнар мөрәҗәгатьләрен үз вакытында каруны тәэмин итү;
9) килүчеләрне кабул итүне оештыру;
10) Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнары, Россия Федерациясе Хөкүмәте белән хезмәттәшлекне тәэмин итү;
11) Комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеген тәэмин итү;
12) Социаль сәясәт комитеты каршындагы Экспертлар советы эшен оештыруга ярдәм итү;
13) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына утырышларны, яшь парламентарийлар мәктәбен, яшь закон чыгаручылар форумын, «парламент дебатлары» эшлекле уенын, треннинглар, семинарлар һәм башка чаралар оештыруга ярдәм итү;
14) яшьләрнең бөтенроссия киңәшү структуралары – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь закон чыгаручылар палатасы һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр палатасы эшендә Дәүләт Советы вәкилләренең катнашуын оештыру;
15) дәүләт бүләкләре бирүгә тәкъдим итү өчен текстлар, рәхмәт хатлары, котлау телеграммалары әзерләү;
16) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына юлламасындагы нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чаралары планы проектына тәкъдимнәр әзерләү, Комитетның эш планын төзү;
17) Комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча мәгълүмати материаллар әзерләү;
18) Комитет эшчәнлеге турында хисаплар, мәгълүмат, Дәүләт Советы эшчәнлеге хакында хисапларга һәм мәгълүматка тәкъдимнәр әзерләү;
19) Комитетта эш башкаруны алып бару;
20) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең төп бурычларына һәм функцияләренә туры килә торган башка функцияләрне гамәлгә ашыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге