Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге бурычлары һәм функцияләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1) Комитет үткәрә торган чараларны оештыру ягыннан тәэмин итү;

2) Комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча закон проектларының Комитет аша узуын оештыру;

3) Дәүләт Советы утырышларына материаллар туплау һәм аларны күбәйтү, тарату һәм планшет компьютерларына урнаштыру өчен Документлар белән тәэмин итү идарәсенә тапшыру;

4) кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга җибәрүне әзерләү;

5) закон проектларын, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында закон чыгару инициативаларын һәм башка норматив хокукый актларны, шулай ук Дәүләт Советы мөрәҗәгатьләре проектларын, парламент тыңлаулары тәкъдимнәре проектларын эшләүдә катнашу;

6) мәгълүмат материаллары, шул исәптән белешмәлекләр, җыентыклар бастыру өчен, әзерләүне гамәлгә ашыру;

7) Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кире кагылган Татарстан Республикасы законнары буенча килештерү комиссиясенең эшен оештыру;

8) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларның үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итү, Комитет утырышларына, шул исәптән күчмә утырышларга, тикшерүдәге мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар проектлары, аналитик белешмәләр әзерләү, депутатларга һәм Дәүләт Советы йә Комитет тарафыннан төзелгән эшче төркемнәргә күчмә утырышларны әзерләүгә ярдәм күрсәтү;

9) федераль законнар проектлары, Россия Федерациясе субъектлары парламентларының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре буенча тәкъдимнәрне, искәрмәләрне, бәяләмәләрне карау, әзерләү буенча Комитет эшчәнлеген тәэмин итү;

10) алдан эксперт бәяләмәсе өчен Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Аппаратына җибәрелә торган документлар әзерләү;

11) Дәүләт Советы тарафыннан төзелгән комиссияләр эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыру;

12) Татарстан Республикасы законнарына мониторинг ясауны оештыру;

13) Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы проектына (елга, сессиягә, айга) тәкъдимнәр әзерләү;

14) Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына юлламасындагы (хисабындагы) нигезләмәләрне гамәлгә ашыру чаралары планы проектына еллык тәкъдимнәр әзерләү;

15) хисапларга, Комитет эшчәнлеге турындагы белешмәләргә тәкъдимнәр һәм Комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча башка хисап документлары әзерләү;

16) гражданнардан Комитет каравына керә торган гаризаларны һәм хатларны үз вакытында карауны тәэмин итү;

17) Комитетның Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, башка органнар һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеген тәэмин итү;

18) Комитетның кабул итү бүлмәсендә эшне башкару;

19) Комитет әгъзаларына оештыру техникасыннан файдалану, факсларны тапшыру, материалларны бастыру һәм сканер аша чыгару, электрон документ әйләнеше системасында эшләү һәм башкалар буенча техник яктан ярдәм күрсәтү;

20) Комитет рәисе һәм рәис урынбасары тарафыннан килүчеләрне кабул итүне оештыру;

21) Комитетта эш башкаруны алып бару;

22) дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдимнәр, рәхмәт хатлары, котлау адреслары әзерләү;

23) Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләре нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыру.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге

Гарипова Чулпан Шәфигулла кызы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-56
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International