Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге

Дәүләт Советы Аппаратының Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге:

Дәүләт Советының булачак утырышлары, Дәүләт Советының календарь эш планнары турында мәгълүмат бирү максатларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы аппаратларының Россия Федерациясе субъектлары белән эшләү бүлекләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты структур бүлекчәләре белән билгеләнгән тәртиптә эшчәнлекне гамәлгә ашыра;

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе  Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән,  аларның Дәүләт Советы үткәрә торган чараларда катнашуы мәсьәләләре буенча, билгеләнгән тәртиптә үзара эшчәнлек итә;

Дәүләт Советы утырышларын һәм башка чараларны оештыру ягыннан тәэмин итә, депутатларның һәм чараларда башка катнашучыларның килүләрен, Дәүләт Советы утырышлары һәм башка чаралар вакытында дежурлык итүне гамәлгә ашыра;

Дәүләт Советы депутатларына һәм чакырылучыларга уздырылачак Дәүләт Советының, аның Президиумының булачак утырышлары һәм Дәүләт Советы тарафыннан үткәрелә торган башка чаралар турында тиешенчә хәбәр итә;

Дәүләт Советы утырышларына  һәм Дәүләт Советы тарафыннан уздырыла торган башка чараларга чакырылган затларның исемлеген төзи;

Дәүләт Советы депутатларының һәм  Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренең  җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлеген оештыра;

җирле үзидарә вәкиллекле органнарының закон чыгару инициативаларын Дәүләт Советына кертү өчен рәсмиләштерүдә оештыру-методик яктан ярдәм күрсәтә;

җирле үзидарә органнарының эш тәҗрибәсен өйрәнә һәм гомумиләштерә, алар эшенең уңай тәҗрибәсен таратуда ярдәм итә;

җирле үзидарә мәсьәләләре буенча аналитик язмалар әзерли;

җирле үзидарә органнарының оештыру эше һәм кадрлар составы турында белешмә материал әзерли, җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары турында белешмәләр базасын туплый;

җирле үзидарә депутатларын һәм вазыйфаи затларын бүләкләүгә тәкъдим итү турында документлар әзерли, гражданнарга һәм оешмаларга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын әзерли;

җирле үзидарә органнары эшендә гамәли ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә йөрүләрне гамәлгә ашыра;

җирле үзидарә мәсьәләләре буенча “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе, башка иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра;

фракция утырышларын үткәрүне әзерли (фракция әгъзаларына утырышларны үткәрү урыны һәм вакыты турында  хәбәр итү, утырышларның көн тәртибен, аларны алып бару тәртибен һәм карарлар проектларын  әзерләү, фракция утырышлары беркетмәләрен теркәү, алып бару һәм рәсмиләштерү);

фракцияләрдә эш башкаруны оештыра;

фракция әгъзалары эше өчен норматив-хокукый базаны, массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм Интернет челтәреннән алынган мәгълүматны анализлый, закон актларын туплауны, аналитик мәгълүмат әзерләүне гамәлгә ашыра;

Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләре нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге

Хәйруллин Руслан Фәрхат улы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-63-63
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International