Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Мәгълүмат-методика бүлеге түбәндәгеләрне башкара:
1. Дәүләт Советы депутатларына, аларның ярдәмчеләренә, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренә мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтә;
2. Дәүләт Советына гражданнарның оешкан төркемнәренең килүен оештыра;
3. Дәүләт Советы музее эшчәнлеген оештыра һәм тәэмин итә, Дәүләт Советында күргәзмә проектларны координацияли;
4. Дәүләт Советы депутатларының һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренең китапханә-мәгълүмати тәэмин ителешен гамәлгә ашыра;
5. Дәүләт Советы депутатлары, аларның ярдәмчеләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен семинарлар, «түгәрәк өстәлләр», стажировкалар, тренинглар һәм яңадан әзерләүнең, квалификация күтәрүнең башка рәвешләрен үткәрә;
6. билгеләнгән рәвеш буенча Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре биргән мәгълүмат нигезендә Дәүләт Советының яртыеллык, еллык һәм тулаем чакырылыш эшчәнлеге турында мәгълүмати материалларны гомумиләштерә;
7. Дәүләт Советының рәсми сайтына, Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайтына урнаштыру өчен инглиз телендәге мәгълүматны әзерли;
8. дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарының Россия һәм халыкара эш тәҗрибәсен өйрәнә;
9. Оештыру идарәсенең төп бурычлары һәм функцияләре нигезендә башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
Мәгълүмат-методика бүлеге