Граждан законнары бүлеге

Граждан законнары бүлеге үз карамагындагы мәсьәләләр буенча түбәндәгеләрне башкара:

1) Хокук идарәсенә кергән закон проектларына, башка хокукый актларга һәм материалларга юридик экспертиза ясый һәм алар буенча Хокук идарәсе бәяләмәләрен әзерли;

2) Дәүләт Советында төзелә торган тиешле комитетларның һәм комиссияләрнең эшен хокукый яктан тәэмин итә;

3) Татарстан Республикасы законнарын һәм законнар белән җайга салу практикасын камилләштерү буенча Хокук идарәсе башлыгына тәкъдим кертә, закон проектларына хокукый экспертиза нәтиҗәләре буенча законнар белән җайга салу практикасы эшен гомумиләштерә;

4) Дәүләт Советы депутатларына, Дәүләт Советында төзелә торган депутат берләшмәләренә, комитетларга һәм комиссияләргә, Дәүләт Советы Аппараты һәм аның бүлекчәләре хезмәткәрләренә хокукый ярдәм, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына хокукый мәсьәләләр буенча методик ярдәм күрсәтә;

5) Хокукый мәсьәләләр буенча Хокукый идарәсенә кергән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләре һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карый;

6) Татарстан Республикасы законнарына аларның федераль законнарга туры килү-килмәвен тәэмин итү буенча мониторинг үткәрә, Татарстан Республикасы законнарын куллану мониторингын хокукый тәэмин итүдә катнаша;

7) Россия Федерациясе субъектларының хокукый җайга салу тәҗрибәсен өйрәнә, әлеге базада күзәтүләр, белешмәләр, аналитик язмалар һәм гомумиләштерүләр әзерли;

8) хокукый мәсьәләләр буенча белешмәләр, аналитик язмалар һәм мәгълүмат әзерли;

9) Дәүләт Советы җитәкчелегенең һәм Хокук идарәсе башлыгының аерым йөкләмәләрен үти.

Граждан законнары бүлеге

Шакирова Айгөл Әхәт кызы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-63-78

Борисова Вера Владимировна

Бүлек мөдире урынбасары
Tелефон:
+7(843) 267-64-58
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International