Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе

Аппаратның Хокук идарәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, аның органнарының һәм Аппаратының закон чыгару эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итә. Дәүләт Советы депутатларына аларның депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә хокукый ярдәм күрсәтә. Хокук идарәсенең төп функцияләре булып Татарстан Республикасы законнары проектларына, федераль законнар проектларына, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарлары проектларына юридик экспертиза уздыру һәм аларны эшләүдә катнашу, шулай ук Дәүләт Советы һәм аның Президиумы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актларга бер үк вакытта коррупциягә каршы экспертиза уздыру, Татарстан Республикасы законнарының федераль законнарга туры килүен тәэмин итү предметына мониторинг үткәрү тора.  Татарстан Республикасы законнарын исәпкә алып бара һәм системалаштыра. Хокук идарәсе Дәүләт Советы җитәкчелегенең кушуы буенча судларда, шулай ук башка органнарда Дәүләт Советының хокукый эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрне караганда Дәүләт Советы мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.

Хокук идарәсе башлыгы, Хокук идарәсе хезмәткәрләре Дәүләт Советы Регламентында каралган очракларда Дәүләт Советы һәм аның органнары утырышларында киңәш бирү хокукы белән катнашалар.

Хокук идарәсенең бәяләмәләрен һәм эксперт бәяләмәләрен карау мәҗбүри.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе

Сөнгатуллин Марат Бахрам улы

Хокук идарәсе башлыгы
Tелефон:
+7(843) 267-63-70

Мәхмүтов Дамир Илдус улы

Хокук идарәсе башлыгы урынбасары – социаль законнар бүлеге мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-77

Ибраһимова Лиана Илгиз кызы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-63-73

Шакирова Айгөл Әхәт кызы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-63-78
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International