Законнар мониторингы һәм коррупциягә каршы экспертиза секторы

Законнар мониторингы һәм коррупциягә каршы экспертиза секторы:

1) Татарстан Республикасы законнарын куллану мониторингын хокукый тәэмин итүне гамәлгә ашыра, хокукый мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы законнары торышы, проблемалары һәм камилләштерү перспективалары турында мәгълүмати һәм аналитик материаллар әзерли;

2) Татарстан Республикасы законнары федераль законнарга туры килү-килмәүгә мониторингларны исәпкә алуны һәм  аларның нәтиҗәләрен гомумиләштерүне гамәлгә ашыра;

3) Татарстан Республикасы законнары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрә;

4) үз карамагындагы мәсьәләләр буенча белешмәләр, аналитик язмалар һәм мәгълүмат әзерли;

5) Татарстан Республикасы законнарын һәм законнар белән җайга салу практикасын камилләштерү буенча Хокук идарәсе башлыгына тәкъдим кертә, Татарстан Республикасы закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре буенча законнар белән җайга салу практикасы эшен гомумиләштерә;

6) Хокук идарәсенә кергән норматив-хокукый актларны, Татарстан Республикасы законнарының контроль нөсхәләрен исәпкә алуны һәм  системалаштыруны гамәлгә ашыра;

7) Дәүләт Советы инициаторлары булган федераль законнар проектларын исәпкә ала, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында аларның каралуына мониторинг ясый, Россия Федерациясе субъектларының бәяләмәләрен гомумиләштерә;

8) Дәүләт Советы җитәкчелегенең һәм Хокук идарәсе башлыгының аерым йөкләмәләрен үти.

Законнар мониторингы һәм коррупциягә каршы экспертиза секторы

Ишмаева Эльвира Рим кызы

Сектор мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-63-72
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International