Социаль законнар бүлеге

Социаль законнар бүлеге үз карамагындагы мәсьәләләр буенча:

1) Хокук идарәсенә кергән закон проектларына, башка хокукый актларга һәм материалларга юридик экспертиза ясый һәм алар буенча хокук идарәсе бәяләмәләрен әзерли;

2) Дәүләт Советы тарафыннан төзелә торган тиешле комитетлар һәм комиссияләрнең эшен хокукый тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

3) Хокук идарәсе башлыгына Татарстан Республикасы законнарын һәм закон белән җайга салу тәҗрибәсен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертә, бу тәҗрибәне закон проектларына хокукый экспертиза нәтиҗәләре буенча гомумиләштерә;

4) Дәүләт Советы депутатларына, депутат берләшмәләренә, Дәүләт Советы тарафыннан төзелә торган комитетларга һәм комиссияләргә, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренә һәм аның бүлекчәләренә хокукый ярдәм, шулай ук җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына хокукый хокукый мәсьәләләр буенча методик ярдәм күрсәтүдә катнаша;

5) Хокук идарәсенә дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән һәм гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карый;

6) Татарстан Республикасы законнарына аларның федераль законнарга туры килүе тәэмин ителү-ителмәүгә мониторинг ясый, Татарстан Республикасы законнары кулланылышына мониторингны хокукый тәэмин итүдә катнаша;

7) Россия Федерациясе субъектларының хокукый җайга салу тәҗрибәсен өйрәнә, шуңа нигезләнеп, күзәтүләр, белешмәләр, аналитик язмалар һәм гомумиләштерүләр әзерли;

8) хокук мәсьәләләре буенча белешмәләр, аналитик язмалар һәм мәгълүмат әзерли;

9) Дәүләт Советы җитәкчелегенең һәм хокук идарәсе башлыгының аерым йөкләмәләрен үти.

Социаль законнар бүлеге

Мәхмүтов Дамир Илдус улы

Хокук идарәсе башлыгы урынбасары – социаль законнар бүлеге мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-77

Шаһиева Лилия Габделбари кызы

Бүлек мөдире урынбасары
Tелефон:
+7(843) 267-64-17
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International