Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге

ШУЛАЙ УК КАРАГЫЗ

Татарстан Республикасы законнары һәм Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге функцияләре:

1) Татарстан Республикасының закон проектларын һәм аларга материалларны, Дәүләт Советының норматив хокукый документларын, Татарстан Республикасы законнары паспортларын, Татарстан Республикасы законнарының актуальләштерелгән текстларын һәм башка документларны рус теленнән татар теленә язмача тәрҗемә итү;

2) Дәүләт Советы адресына гражданнардан килгән хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне татар теленнән рус теленә язмача тәрҗемә итү;

3) Дәүләт Советы утырышларында һәм башка чараларда Татарстан Республикасы дәүләт телләренә синхрон тәрҗемә итү;

4) Татарстан Республикасы законнары текстларын татар һәм рус телләрендә тәңгәлләштерү;

5) Дәүләт Советы депутатларына һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары, шулай ук учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләренә татар телен куллану өлкәсендә консультатив һәм методик ярдәм күрсәтү.

Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге

Мөхәммәтшин Рөстәм Гарифҗан улы

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-29
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International