Барыев Динар Раил улы

Барыев
Динар Раил улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2021 елның 9 ноябре

Биография

1990 елның 23 мартында туган

Белеме: югары, «Юриспруденция» белгечлеге буенча «Социаль белем бирү академиясе» югары һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесен тәмамлаган.

Хезмәт юлы турында мәгълүмат:

15.02.2010-14.05.2010 еллар – «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» дәүләт учреждениесе, эш башкаручы;

01.06.2012-31.05.2014 еллар – «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, җитәкче урынбасары;

01.09.2014-29.02.2016 еллар – «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, башкаручы директор урынбасары;

01.03.2016-15.05.2023 еллар – «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең башкарма комитеты, яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч;

13.09.2021-03.11.2021 еллар – Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали  авыл җирлеге депутаты;

09.11.2021-хәзерге вакытка кадәр – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты;

16.05.2023-хәзерге вакытка кадәр – Татарстан Республикасы Беренчеләр хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре, ведомство һәм муниципаль мактау билгеләре:

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты –2012 ел;

«Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медаленә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның грамотасы – 2013 ел;

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкка йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе     А.В. Бугаев Рәхмәте – 2018 ел;

«Единая Россия» яшь гвардиясе»  бөтенроссия иҗтимагый оешмасы үсешенә керткән шәхси өлеше һәм федераль, региональ проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашырган өчен «Единая Россия» партиясе генераль Советы Секретаре           Л.А. Турчакның Рәхмәт хаты – 2019 ел;

«#Мы вместе» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга намуслы өлеш керткән өчен истәлек медале һәм Россия Федерациясе Президенты  В.В. Путинның грамотасы– 2021 ел;

Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе К.Д. Разуваеваның Мактау грамотасы – 2022 ел;

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны оештыруда һәм уздыруда актив катнашкан өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты – 2022 ел;

«Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» – 2023 ел.

Контактлар

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International