Дәүләт Советы депутатлары гуманитар миссия белән Донбасста

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе, 16:24

ТР Дәүләт Советы депутатлары гуманитар миссия белән Донбасска баруларын дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева Луганск Халык Республикасында булды.

Сәфәрнең төп максаты Луганск Халык Республикасы хатын-кызлары белән очрашу иде. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы Секретаре урынбасары, хатын-кызлар инициативаларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү комитеты координаторы Дарья Лантратова белән бергә П.Луспекаев исемендәге Луганск академия рус драма театрында очрашу булды. Чарада  Луганск Республикасы хатын-кызлар берлеге рәисе Наталья Приймак, республиканың хатын-кызлар хәрәкәте активистлары катнашты.

Очрашуда Алсу Нәбиева "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсе эше, социаль юнәлештәге закон чыгару инициативаларын эшләү, социаль акцияләрне һәм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Утырышта яңа инициативалар һәм тәкъдимнәр яңгырады. Мәсәлән, махсус хәрби операция барышында ирләрен югалткан хатын-кызларга бу ситуациядән чыгу өчен психологик ярдәм күрсәтүне сорыйлар.

Алсу Нәбиева һәм Дарья Лантратова сәфәр кысаларында Луганск Халык Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгында булдылар, анда министр урынбасарлары Петр Ишков һәм Ольга Долженко белән мәктәпләрне уку елына әзерләү турында сөйләштеләр. Моннан тыш, "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе депутатларыннан “Укытучыга мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында Лисичанск шәһәренең укытучылары өчен зарур булган уку-укыту әсбаплары  тапшырылды.

Гуманитар миссия белән Мариуполь шәһәрендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия"нең  "Яшь гвардия" җитәкчесе Динар Бариев та булды. Мариупольга килгәч, Динар Бариев "Бердәм Россия" партиясенең гуманитар үзәге эшенә кушылды.

"Безнең партия һәм депутатлар корпусы Украинадагы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга гуманитар ярдәм итү эшенә кушылды. Безнең өчен берничә этаптан торган ярдәм буенча системалы эшне җайга салу бик мөһим иде. Иң элек "Без бергә" гуманитар штабының иҗтимагый оешмалары инициативасы буенча "Маяковский" иҗади киңлеге базасында беренче кирәк-ярак продуктларны, шәхси гигиена, көнкүреш химиясе, кием һәм башка әйберләр җыю эшен башлдык. Икенчесе, гуманитар ярдәмне сортларга аеру һәм аны Ростов өлкәсенең бүлү үзәгенә һәм Татарстан территориясендә ачылган вакытлыча урнаштыру пунктларына җибәрү. Өченчесе, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан  күченеп килергә мәҗбүр булганнарны вакытлыча урнаштыру пунктларында каршы алу һәм урнаштыру, аларга даими нигездә гуманитар ярдәм күрсәтү. Дүртенчесе, алга таба Донецк һәм Луганск халык республикаларына җибәрү өчен волонтерлар сайлап алу һәм әзерләү. Мин Мариуполь территориясендә гуманитар ярдәм күрсәтү үзәге эшенә кушылдым ", - дип сөйләде Динар Бариев.

2,5 атна дәвамында волонтерлар зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү, балалар ял итү үзәген техника белән тәэмин итү, Мариуполь хастаханәсендә адреслы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгәннәр.

Татарстанлылардан Лисичанскига гуманитар йөкне ЛДПРдан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев та алып барды.  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында мәгариф бүлегенә канцелярия товарлары салынган рюкзаклар, шулай ук азык-төлек продуктлары һәм төзелеш материаллары тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International