Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы» китабын тәкъдир иттеләр

2022 елның 23 мае, дүшәмбе, 14:15

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Фәрит Мөхәммәтшин. Язмыш борылышлары» («Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы») китабын тәкъдир итү булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, дәүләт хезмәте ветераннары катнашында узды.

"Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы җитәкчесе буларак, республикада зур эш алып бара, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, - көчле башкарма хакимият ышанычлы парламенттан башка була алмый. Монда безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең зур казанышы бар, һәм Фәрит Хәйрулла улы бу эшне дәвам итте".

Татарстан президенты Фәрит Мөхәммәтшинга уртак эше өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Татарстанның халыкара абруен,  республиканың чит дәүләтләр һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары белән дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытудагы аерым казанышлар өчен бирелә торган дәүләт бүләген –  «Дуслык» орденын тапшырды.

"Республика парламенты башлыгының нинди катлаулы тормыш юлын узганын бик азлар гына белә, – дип басым ясады Минтимер Шәймиев, китапны тәкъдир итүдә чыгыш ясап, –  гомумән, Фәрит Мөхәммәтшин тумышы белән бик күп бөек шәхесләр эшләгән нефть төбәгеннән. Шуларның берсе – күп еллар дәвамында СССР нефть тармагының җитәкчесе  булган Валентин Дмитриевич Шашин".

Минтимер Шәймиев Фәрит Мөхәммәтшинны һәр очракта таянырга мөмкин булган "намуслы һәм ышанычлы көрәштәш" дип бәяләде. "Республиканың Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшли торган  сәяси хакимияте  күп вакыт төбәкләргә ничек алга барырга кирәклеген күрсәтә", - диде ул. Тормыш берәүгә дә ике тапкыр бирелми, дип фәлсәфи яктан билгеләп үтте Минтимер Шәймиев,  аны нәкъ шулай - туган республикага һәм аның күпмилләтле халкына хезмәт итеп, куелган бурычларны уңышлы хәл итеп яшәргә кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин илнең парламент берләшмәсендә утыз елдан артык Татарстанны тәкъдим итә.  Бу елларда республиканың депутатлар корпусы Россия парламентаризмы үсешендә һәм илнең бердәм хокукый кырын формалаштыруда сизелерлек роль уйнады. Бу хакта РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшин адресына җибәрелгән видео мөрәҗәгатьендә белдерде.

"Сезнең абруегыз  төбәкләр арасында гына түгел, бәлки федераль дәрәҗәдә дә бик югары, - диелә мөрәҗәгатьтә. – Сезнең фикерегезгә колак салалар, сезнең киңәшләрегезне, тәкъдимнәрегезне бәялиләр". Россия парламентының югары палатасы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан фикердәшләр командасының җайга салынган эше нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешкән.

РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да Фәрит Мөхәммәтшинның юбилее уңаеннан котлау хаты җибәргән. Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов Россия парламентының түбән палатасы җитәкчесе сәламләвен җиткерде. "Сез Татарстанда тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эш башкарасыз, - дип басым ясаган Вячеслав Володин, – гражданнарның проблемаларын, аларның фикеренә һәм ярдәменә таянып хәл итәсез". Олег Морозов үзе дә Фәрит Мөхәммәтшин аның өчен һәрвакыт остаз булуын әйтте.

Парламент рәисе булып эшләгән вакытта Фәрит Мөхәммәтшин 239 утырыш үткәргән, депутатлар тарафыннан 10 меңнән артык мәсьәлә каралган, 3 меңгә якын закон кабул ителгән. Фәрит Мөхәммәтшин 1200 көн тирәсе вакытын командировкаларда уздырган. 15 ел дәвамында Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында эшләгән, ике ел рәттән актуаль мәсьәләләр буенча конгресс комитетын җитәкләгән. Россия делегациясе составында Татарстанның беренче вәкиле булган, Конгрессның мактаулы әгъзасы исеменә һәм Европа Советының аерымлык билгесенә лаек булган. Бу еллар эчендә республика парламентының йөзләгән депутаты Фәрит Мөхәммәтшинның сәяси мәктәбен узган. Аларның күбесе, Татарстан командасының бер өлеше булып, үз эшләрен федераль дәрәҗәдә дәвам итәләр.

Чарада Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае Рәисе Константин Толкачев төбәк закон чыгаручылары исеменнән чыгыш ясады. Ул шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга Салават Юлаев орденын тапшырды. Әлеге бүләк «нәтиҗәле дәүләти һәм иҗтимагый эшчәнлек, Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен» бирелде.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республика җитәкчелегенә, гаилә әгъзаларына, китапның иҗади коллективына һәм презентациядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. "Мин бәхетле язмышлы кеше, – диде ул, – тормыш мине һәр даим яңа нәрсәгә дә булса өйрәнергә мәҗбүр итте".

Бүген  Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә китаплар тапшырды. Тиражның бер өлеше шулай ук республиканың муниципаль китапханәләренә җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International