Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышы ачылды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе, 10:18

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз өченче утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә, утыз өченче утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 3 республика законы проекты, 6 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнарының ике мөрәҗәгате.

Утырышның көн тәртибенә кертелгән утыз өченче утырышның көн тәртибенә кертелгән ике закон проекты беренче укылышта каралачак (күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында һәм урманнардан файдалану турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында).

Икенче укылышка «Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнгән. «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында»  дип аталачак әлеге закон проекты дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары арасында даими пассажирлар йөртүне оештыру вәкаләтләрен яңадан бүлү турындагы яңа статьялар белән тулыландырыла. Әлеге закон проекты республиканың барлык муниципалитетлары тарафыннан хупланган.

Парламент утырышында Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.1 статьясына һәм мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында Федераль законның 106 һәм 151-1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында федераль законнарны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының ике закон чыгару инициативасы каралачак. Сүз РФ субъектларының дәүләт символларына ихтирамсызлык күренешләренә кагылышлы хокук бозулар өчен административ җаваплылык билгеләү турында бара.

Утыз өченче утырыш кысаларында Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын үзгәртү турында Дәүләт Советы карары проекты каралачак. Исегезгә төшерәбез, Әлки муниципаль районы Советы Сиктерме-Хузангай авылында яшәүчеләр исеменнән Дәүләт Советына аның тарихи исемен – Сиктермега (чуаш теленнән «бишек»дип тәрҗемә ителә) кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итте. 24 июнь көнне халык  тыңлаулары үткәрелде, авыл халкының күпчелеге авыл исемен үзгәртү яклы.

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе һәм Социаль сәясәт комитеты әгъзалары инициативасы белән көн тәртибенә Дәүләт Советы рәисе Михаил Мишустинга авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү кирәклеге турында мөрәҗәгать кертелгән.

Дәүләт Советында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм чакырылыш дәвамында каралган контроль мәсьәләләр турында хисапларының традицион практикасы дәвам итә. Утыз өченче утырышта Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2019 елның сентябреннән 2022 елның июленә кадәр эшчәнлеге турында хисап каралачак. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты алтынчы чакырылышта башкарылган эшләр турында хисап тотучы беренче комитет булачак.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар республиканың Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковның Татарстан Республикасы территориясендә «Экология» илкүләм проектына керүче «Иделне чистарту» федераль проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүматын тыңлаячак.

Утыз өченче утырышта шулай ук парламентның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак.  Бу мәсьәлә буенча мәгълүматны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утыз өченче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 316-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

3. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 318-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 301-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

5. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 310-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү турында» 311-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 317-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» 313-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 314-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 315-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. Татарстан Республикасы Әлки районы Сиктерме-Хузангай авылының   исемен үзгәртү турында.

12. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

13. «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны саклау хакында» Федераль законның 106 һәм 151-1 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

14. Авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы поселокларда даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер мәртәбә түләүне билгеләү кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате хакында.

15. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2019 елның сентябреннән 2022 елның июленә кадәр эше турында хисап.

16. Педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыручы затларга картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирә торган эш стажына исәпләнә торган эш вазыйфалары исемлегенә физик культура буенча инструктор вазыйфасын кертү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Т.А. Голиковага Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең мөрәҗәгате турында.

17. Белем бирүнең мәктәп системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Мәгърифәт министры С.С. Кравцовка Архангельск өлкә Собраниесе депутатларының мөрәҗәгате турында.

18. «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 166 1 һәм 236 1 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 149518-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Федераль казначылыкка тупланма пенсияне финанслауга иминият кертемнәре акчаларын һәм мәҗбүри пенсия иминияте резервын урнаштыру вәкаләтләрен беркетү турында).

19. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 4 статьясына һәм «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны саклау хакында» Федераль законның 106 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 149602-8 номерлы федераль закон проекты хакында (бердәм кушымталар кибете булдыру өлешендә).

20. «Россия Федерациясендә махсус икътисадый зоналар турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 150776-8 номерлы федераль закон проекты турында (концессионерның махсус икътисадый зонада җир кишәрлеге алуга өстенлекле хокукын билгеләү өлешендә).

21. «Россия Федерациясенең Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 150793-8 номерлы федераль закон проекты хакында (капиталь ремонт программасын гамәлгә ашырганда күпфатирлы йортны техник тикшерү өлешендә).

22. «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 127171-8 номерлы федераль закон проекты турында (Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы гражданнары тарафыннан турыдан-туры транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшкуарлык һәм хезмәт эшчәнлеге башкарылганда, бу республикаларда гамәлдә булган машина йөртү таныклыкларын тану хакында).

23. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 17.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 127321-8 номерлы федераль закон проекты турында (судьяның яисә суд приставының судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

24. «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның 23 һәм 28 статьяларына һәм «Персональ белешмәләр турында» Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 149503-8 номерлы федераль закон проекты турында (транспорт чараларын йөртүчеләргә чираттан тыш мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү системасын камилләштерү хакында).

25. Хөкүмәт сәгате: «Экология» илкүләм проекты составына керүче «Иделне чистарту» федераль проектын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыру турында».

26. 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

27.Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Дәүләт Советы сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе бара.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International