Казанда узган конференциядә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе, 12:18

Бүген Казанда «Хакимият, җәмгыять, бизнес - коррупциягә каршы» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Россиянең 17 төбәгеннән фәнни, эксперт һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашты. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.       

"Татарстан өчен коррупциягә каршы тору темасы актуаль булып кала, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов, конференцияне ачып, - теләсә нинди коррупция чагылышы - хакимият имиджына һөҗүм. Татарстан бу проблема белән көрәшергә омтыла. Республика коррупциягә каршы көрәш турындагы закон эшләнгән Россиядә беренче төбәкләрнең берсенә әверелде һәм 2006 елдан аны гамәлгә ашыру башланды ". Дәүләт Советы рәисе урынбасары сүзләренә караганда, 2011 елда республикада уздырылган социологик тикшеренү кысаларында якынча 21% респондент теге яки бу коррупция ситуациясенә эләгүләрен билгеләсәләр, 2021 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 9,5% тәшкил иткән.  

«Татарстан - динамик үсештәге төбәк, соңгы биш елда республиканың тулаем төбәк продукты 75 процентка диярлек артты һәм бүгенге көнгә 3,3 трн сум тәшкил итә, - дип дәвам итте Юрий Камалтынов, - безнең өчен Татарстанда икътисадый һәм социаль мәсьәләләр ничек хәл ителүе бик мөһим. Һәм моның өчен республикада күп эш башкарыла. Ел саен Татарстанда 40ка якын «президент» программасы гамәлгә ашырыла, алар сайлау кампанияләре барышында халык куйган яки онлайн режимда керә торган конкрет бурычларны хәл итә. Сүз мәктәпләрне, суүткәргечләрне, юлларны һ.б. ремонтлау турында бара». Мисалга Юрий Камалтынов "Безнең ишегалды" бишьеллык программасын атады, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республика шәһәр һәм районнарының күпфатирлы йортлары тулысынча реконструкцияләнәчәк.

«Мондый мисаллар бик күп, без хакимият һәм халыкның үзара хезмәттәшлеген конструктив рухта төзергә омтылабыз, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов, - шул ук вакытта безнең өчен кабул ителгән карарларга кешеләрнең ышанычын саклап калу мөһим». Парламент башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, соңгы 12 ел дәвамында Татарстан цифрлаштыру юлыннан бара. "Без түрәләрнең һәм халыкның үзара мөнәсәбәтләрен алдан ук җайларга тырыштык, цифрлы сервисларның тулы бер исемлеген, Халык контроле программасын эшләтеп җибәрдек, республиканың теләсә кайсы кешесе үз мәсьәләсе яки тәкъдиме белән электрон формада турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала, - дип сөйләде Юрий Камалтынов, - бу шулай ук коррупция күренешләрен киметү өчен дә эшли".

Коррупциягә каршы тору эшен оештыруда мөһим звено булып профилактик эш тора, дип саный Юрий Камалтынов. "Табарга да, җәзаларга да түгел, ә табарга һәм төзәтергә мәҗбүр итәргә - бу алым принципиаль", - дип ассызыклады ул. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Иҗтимагый палатага, республиканың иҗтимагый оешмаларына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. «Иҗтимагый оешмалар бу эшкә яшьләрне һәм студентлыкны, волонтерлык хәрәкәтен җәлеп итеп, әлеге мәсьәләләр белән актив шөгыльләнәләр», - диде ул.  

Конференциядә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнаштылар.

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International