Казанда хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе, 22:53

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Профсоюзлар федерациясе эгидасы астында республиканың данлыклы хезмәт династияләре вәкилләрен хөрмәтләү тантанасы узды. 1 Май бәйрәменә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган тантанада республика парламенты депутатлары - ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.

"Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында күп кенә хезмәт династияләре эшли, алар белән коллективлар да горурлана, без барыбыз да горурланабыз, - дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева, залда җыелган гаиләләргә мөрәҗәгать итеп. - Республикада ике йөздән артык хезмәт династиясе эшли торган предприятиеләр бар, ә кайбер династия вәкилләренең гомуми хезмәт стажы мең елдан артып китә».

Республика профсоюзлары җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казан Кремлендә хезмәт династияләрен хөрмәтләү традициясенә узган ел нигез салынды һәм ул дәвам итәчәк. "Һәр гаилә — үзе бер тарих, һәм сезне үз һөнәрегезгә бирелгәнлек берләштерә", - диде Елена Кузьмичева.

ТР парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, җыелган кунакларны якынлашып килүче Яз һәм хезмәт көне белән котлап, җәмгыять үсешендә гаиләнең хәлиткеч ролен билгеләп үтте. "Гаилә - ул бар нәрсәнең башы, җәмгыятьнең төп өлеше", - диде ул. - Һәм хәзерге шартларда гаиләнең кыйммәте бермә-бер артты. Шуңа күрә республика парламенты гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен законнар белән яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Барыбыз өчен дә уртак Татарстанны - әлеге зур, тату һәм күпмилләтле гаиләбезне - саклап калу бик мөһим. Сезгә тынычлык, игелек һәм иминлек телим!»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International