Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль юнәлешле оешмалар республика тормышында мөһим урын алып тора"

2022 елның 23 августы, сишәмбе, 13:25

Бүген Дәүләт Советында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның 5нче Республика форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева форумның үз эшен 5 июльдә башлавын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә, шулай ук Актаныш һәм Спас муниципаль районнарында секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, фәнни конференция, панель дискуссияләре узды, аларда 1500 гә якын кеше катнашты. "Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр һәм муниципальара проектлар тәкъдим ителде, - диде ул. - Патриотик тәрбия эшендә НКОның тәҗрибәсе һәм потенциалы турында фикер алыштылар, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү, шәһәр һәм районнарда халыкның аз мобильле төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыру, халыкны күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә җәлеп итү, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда НКОның катнашуы мәсьәләләре каралды".

Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, узган елгы Дәүләт Советына Юлламасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый берләшмәләрне республика үсеше программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруга активрак җәлеп итү бурычын куйды. "Дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар җәмгыяте бер бәйләүдә эшләргә тиеш, - дип билгеләде парламент башлыгы. - Шуңа күрә Дәүләт Советы КБО тәкъдимнәрен һәм инициативаларын озатуда һәртөрле ярдәм күрсәтә. Социаль әһәмиятле функцияләрне башкарып, КБО сыгылмалырак, максатчан рәвештә мәдәни, яшьләр, экология һәм башка өлкәләрдә мөһим бурычларны хәл итүгә юнәлдерелә".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, 2020 елда илнең Төп канунына кабул ителгән төзәтмәләр хакимият һәм җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән ныклы нигез булып тора. Закон нигезендә гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт сәясәтен эшләп чыгару һәм уздыруда катнашуын тәэмин итү зарурлыгы күрсәтелә. Татарстанда мондый хезмәттәшлеккә өстенлекле әһәмият бирелә, чөнки социаль юнәлешле иҗтимагый оешмалар республика тормышында мөһим урын алып тора. "Ел башында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә без "өченче" сектор активы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү юлларын тикшердек, - диде Дәүләт Советы Рәисе. - Апрельдә ТР дәүләт хакимияте органнарының Татарстанда эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар һәм башка КБО оешмалары белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру потенциалы турында фикер алыштык. Гражданнарның һәм коммерциягә карамаган оешмаларның республика гавами хакимияте системасы белән үзара хезмәттәшлеген координацияләү үзәге булып ТР Иҗтимагый палатасы тора".

Фәрит Мөхәммәтшин закон проектларын эшләүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү буенча парламент эше турында сөйләгәндә, парламент комитетлары каршында төзелгән эксперт советларының нәтиҗәлелеген ассызыклады. Алар катнашучылар даирәсен киңәйтү һәм закон проекты эшенең сыйфатын яхшырту өчен төзелгән. "Әлеге адым үз-үзен аклады, дип әйтә алам, процесс өстәмә импульс һәм эчтәлеккә ия булды, законнар эшләү этабында эксперт бергәлегенә җавап алу мөмкинлеге булдырылды", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе Татарстанда милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны саклауда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның аерым ролен билгеләп үтте. "Республикада милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет уңышлы эшли, аның максаты - гавами хакимият органнарының, гражданнар җәмгыяте институтларының, иҗтимагый, дини берләшмәләрнең һәм фәнни оешмаларның даими хезмәттәшлеген тәэмин итү, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Бүген безнең республика бик күпләр өчен үрнәк булып тора, Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе, анда 173 милләт вәкиле тату яши. Дәүләт хакимияте органнары этномәдәни төрлелекне саклауга тирән игътибар белән карыйлар, республиканың барлык халыкларының гореф-гадәтләрен саклау, рухи мәдәниятен үстерү һәм туган телен өйрәнү өчен бертигез мөмкинлекләр тудырыла. Милли телләрдә газета-журналлар нәшер ителә, якшәмбе мәктәпләре эшли. Даими рәвештә фольклор фестивальләре, һөнәрчелек ярминкәләре һәм милли бәйрәмнәр үткәрелә. Татарстан халыклары ассамблеясе милләтара татулыкны ныгытуга саллы өлеш кертә, ул ТР дистәләрчә милли-мәдәни оешмаларын берләштергән. Безнең максат - Татарстан халыклары бердәмлеген ныгыту, безнең җирдә яшәүче төрле халыкларның күпгасырлык яхшылык традицияләрен үстерү".

Форумның пленар утырышында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек турында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, РФ Иҗтимагый палатаның коммерциячел булмаган секторын үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов һәм башкалар сөйләде.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин республиканың актив җәмәгатьчеләренә ТР дәүләт бүләкләрен, ТР Президенты Рәхмәтен һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International