Марат Әхмәтов чаллылыларны Сабан туе белән котлады

2026 елның 13 июне, шимбә, 14:21

Бүген Яр Чаллыда Сабан туе – татар халкының язгы кыр эшләренең тәмамлануы уңаеннан зур бәйрәм узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән мәйдан кунакларын Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Чаллылылар Яр буе паркына иртәдән җыела башладылар, монда «Авыл» һәм «Әкият» «кече мәйданнары» иртүк эшли башлады.  Марат Әхмәтов белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәйрәм мәйданчыклары буйлап йөрде, халык осталары чатырларын карады. Махсус төзелгән авылда бәйрәм кунакларын Чаллыда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Капка төбендә «Сабантуй гүзәле» конкурсында җиңүчеләр татар кунакчыллыгы символы булган милли ризык – чәк-чәк белән каршы алдылар. Алар кунакларга түбәтәйләр кидерделәр, һәм, гадәт  буенча, колгага чигелгән сөлгеләр бәйләргә тәкъдим иттеләр. Бу – Сабантуйның борынгы йоласы, ул уңдырышлылыкны һәм иминлекне гәүдәләндерә. 

Сабантуй көнендә тарих-туган якны өйрәнү музее XX гасырның беренче яртысындагы татар утарын тәкъдим итте. Хуҗалыкта Татарстан осталарының халык һөнәрчеләре эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды.

Сабан бәйрәменең рәсми ачылышы мәйданның төп сәхнәсендә узды. Тамашачыларга Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Чаллының 400 еллыгына һәм «КАМАЗ» ның 50 еллыгына багышланган «Туган җир энҗесе – Сабантуй» театральләштерелгән программасын тәкъдим иттеләр. Спектакльдә 2 меңнән артык кеше катнашты.

Сабантуй кунакларын сәламләп, Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Чаллының уникаль шәһәр булуын билгеләп үтте. «1960 еллар ахырында бөтен илдән килгән яшьләр яңа урында тулай торакларда тормышларын башлап, дөньякүләм танылган автогигант шәһәр төзеделәр, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. –  Бу  – ихтыяр көче, характер һәм фидакарьлек буыны. Алар яхшылыкның, дуслыкның кадерен белә, уңышларга сөенә торган кешеләр. Бу буын үзенә лаеклы варислар тәрбияләде, алар өлкәннәр эшен дәвам итәләр, туган шәһәрләрен матур итеп үстерәләр».

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Чаллы – икътисады динамикалы рәвештә үсә торган шәһәр. Ел саен төп капиталга инвестицияләр 100 млрд сумга якын, төяп җибәрелгән продукция 1 трлн сумга якын, 300 мең кв.м – торакны файдалануга тапшыру күләме, товарны ваклап сату әйләнеше – 300 млрд сум. «Болар барысы да Чаллы халкының тормыш сыйфаты күрсәткече, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Марат Әхмәтов. – Шәһәр җитәкчелеге автошәһәрне үстерү өстендә системалы һәм масштаблы эшли. Шуңа күрә Яр Чаллының да перспективалары зур».

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы җитәкчелекнең һәм шәһәр халкының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. «Махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча армый-талмый эшләгәнегез өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Шәһәрнең барлык бизнес-бергәлегенә илебез белән бердәм булып калуыгыз өчен рәхмәт», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Чаллы халкын һәм автоград кунакларын бәйрәм белән котлап, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Сабантуйның хезмәт, бердәмлек һәм кунакчыллык символы булуын билгеләп үтте. «Бәйрәм игенчеләрнең иҗади хезмәтенә, табигатьнең уянуына һәм буыннарның өзлексез бәйләнешенә дан җырлый, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Бүген без үз хезмәтләре һәм туган җиргә мәхәббәте белән ярты миллионлык автошәһәрнең иминлеген тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Без Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә сыйфатлы һәм яңа җитештерелгән продукцияләре өчен рәхмәт белдерәбез».

Шулай ук Наил Мәһдиев быелгы елның шәһәр өчен үзенчәлекле булуын искәртте. Быел Яр Чаллының 400 еллыгы һәм беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу билгеләп үтелә. «Чаллы Кама ярындагы зур булмаган җирлектән куәтле заманча автошәһәргә кадәр юл үтте, – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы бәйрәм кунакларына. – Без үз тарихыбыз белән горурланабыз, ата-бабаларыбызны искә алабыз, аягыбызда нык басып, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. «КАМАЗ» – ул безнең байлыгыбыз һәм милли бренд. Ярты гасыр элек безнең әтиләр һәм бабаларыбыз чын хезмәт батырлыгы күрсәттеләр, һәм бүген Чаллы – легендар «КАМАЗ»ның ватаны, хезмәт итүче шәһәр, лидер шәһәр. Без илнең азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә алдынгы урыннарда торабыз. Ә «Чаллыда эшләнгән» маркалы продукция – сыйфат билгесе».

Бүген Сабантуйның төп мәйданында шулай ук төрле тармакларның алдынгы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.

Милли көрәш ярышлары сабан бәйрәменең иң популяр һәм мавыктыргыч өлешләреннән берсе булды.

Дәүләт Советы депутатлары Николай Атласов, Руслан Нигъмәтулин, Илдар Шамилов та Сабантуй кунаклары булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International