Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе, 17:14

Татарстан Республикасы территориясендә архив эше өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүген Дәүләт архивында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышында фикер алыштылар.

Комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, архивлар темасына мөрәҗәгать итү сәбәбен аңлатты. "Узган елның декабрендә, без архив эшендә юкка чыгарылучы оешмаларның шәхси составы буенча документларны җыю мәсьәләләре буенча законнар үтәлешен караганда, бу мәсьәләне карауны киләчәктә дә дәвам итү турында килешкән идек. Бу тема безнең гражданнарны бик борчый һәм без мәсьәләне контрольдә тотачакбыз".

Утырыш алдыннан профильле комитет әгъзалары Татарстан Дәүләт архивының яңа бинасын карады. Депутатларга уку залын, документларны саклау урыннарын күрсәттеләр, шулай ук реаль вакыт режимында документларны торгызу процессы белән таныштырдылар. Биналарның берсендә генеалогик характердагы сорауларны үтәү буенча бүлек урнашкан, монда документларны цифрлаштыру үзәге, шулай ук конференцияләр залы һәм күргәзмәләр үткәрү урыннары бар.

Архив эше, цифрлаштыру өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру проблемалары һәм перспективалары турында Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Бүгенге көндә республика архивларында 1709 елдан  алып 8 млн. нан артык эш саклана, шуларның  67 меңгә якыны аеруча кыйммәтле документлар булып санала. Ел саен архивка уртача 105 меңнән артык документ, 50 меңгә якын аудиовизуаль һәм басма продукциянең мәҗбүри нөсхәсе тапшырыла.

Цифрлы трансформация кысаларында өстенлекле бурычларның берсе –архив эше өлкәсендә Бердәм архив мәгълүмат системасын алга таба үстерү. Республика оешмалары һәм предприятиеләре архив фондын туплауда төп база булып торалар. Әмма Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, барысы да дәүләт архивына мәгълүмат бирми. «Хәзерге вакытта 3 513 дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, оешмалар һәм предприятиеләр комплектлау чыганаклары исемлегендә торалар. Бу статистик регистр буенча исәпкә алынган 102 меңнән артык оешманың 3,5% всего гына, – дип билгеләп үтте Гөлнара Габдрахманова. – Комплектлау чыганаклары белән эшләгәндә документларны архивка вакытында тапшырмау проблемасы белән очраштык. Оешмаларның 81%  документларны архивка вакытында тапшырмый".

Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе докладын тыңлап һәм тикшереп, депутатлар мәгълүматны игътибарга алдылар. Дәүләт комитетына Татарстан Республикасы дәүләт милкенә кертелгән һәм муниципаль архивларында саклана торган архив фондлары  мәгълүматыннан файдалануга ихтыяҗ булу-булмавын  һәм максатчан куллануның электрон фонды күләменә анализ ясарга тәкъдим ителде.

Моннан тыш, комитет архив документларының сакланышын тәэмин итү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә дәүләт архивына тапшыру эшен көчәйтергә кирәк дип саный. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә, барлык милек рәвешләрендәге предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең пенсия исәпләү буенча социаль гарантияләрне тәэмин итү өчен кирәк булган архив мәгълүматларын саклап калуны тәэмин итәргә киңәш ителә.

«Комитет архив эше мәсьәләсен контрольдә тотачак, шулай ук оешмаларга һәм аларның җитәкчеләренә архив мәгълүматларын тапшыру өлешендә нинди чаралар һәм формалар тәкъдим итү буенча депутатлар белән фикер алышачакбыз. Без архив эшен хокукый яктан тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль  һәм Татарстан Республикасы законнары проектларын өстенлекле карауны тәэмин итәчәкбез», – дип бамсым ясады комитет рәисе.

Башкарма хакимият органнарын цифрлаштыру турында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин сөйләде.

Бүген утырышта Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды, аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

226-ФЗ номерлы федераль закон белән субъектларның капитал салуларны яклау һәм бүләкләү өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре тәгаенләнә. Тәкъдим ителгән закон проекты белән «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына шундый ук үзгәрешләр кертелә, аерым алганда, башкарма хакимият органнарының вәкаләтләре, шулай ук капитал салуларны яклау турында килешү кысаларында инвестицион проектларга дәүләт ярдәме чаралары бирү шартлары аныклана.

Комитет «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» проектны беренче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итте.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International