"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе депутатлары читтән торып эшләү шартларында хатын-кызларның хезмәт хокуклары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе, 14:33

Бүген Яшел Үзән муниципаль районында "Васильевский" шифаханәсендә ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең "Мәрхәмәт-Милосердие" күчмә утырышы булды. Анда парламентарийлар хатын-кызлар өчен дистанцион эш режимын куллану, аларга куркынычсыз эш шартларын тәэмин итү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Эшлекле иртәнге аш форматында узган утырышны ачып, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, соңгы елларда дистанцион эш режимын куллану практикасы хезмәткә кагылышлы законнарны үтәү һәм хатын-кызларның хезмәткә хокукларын тәэмин итү белән бәйле күп кенә проблемаларны күрсәтте, дип билгеләп үтте."Статистика буенча, "өйдә торып" эшләүче хезмәткәрләр саны бер ел эчендә 159% ка артты, – диде ул. – Ә хезмәткәрләрнең 23 проценты "өйдә" калу өчен хезмәт хакының кимүенә дә риза. Шул ук вакытта күпчелек хатын-кызлар хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә үз хокукларын белмиләр. Шуңа күрә төрле инстанцияләргә мөрәҗәгатьләр саны арта".

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хатын-кызларның хезмәтне саклау, эшкә урнашу һәм хезмәткә түләү гарантияләре, хатын-кызларны эшкә кабул иткәндәге ташламалар турында сөйләде. "Еш кына хатын - кызлар эшкә кабул иткәндә җенси һәм яшь принцибы буенча дискриминация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр, – дип билгеләп үтте ул. – Без мондый мәсьәләләрне һәрвакыт "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе депутатлары белән бергәләп карыйбыз.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева дистанцион эш режимы хатын-кызларның иҗтимагый социаль роленә йогынты ясау мәсьәләләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Татарстан профсоюзларында хатын-кызларның сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләрен хәл итү өчен бик күп санаторий учреждениеләре бар. Республикада һөнәри авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга да зур игътибар бирелә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге башлыгы Ирина Сергеева чыгышының темасы дистанцион эшкә күчергәндә хатын-кызларның хезмәт шартлары куркынычсызлыгын җайга салу һәм саклау чаралары иде.

Утырышта депутатлар шулай ук 2023 елга "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсенең эш планнары турында фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International