Бер көнлек хезмәт хакы - мобилизацияләнгәннәргә ярдәмгә

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе, 15:38

ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппараты хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын мобилизацияләнгән гражданнарга, якташларыбызга ярдәм фондына күчерү турында карар кабул итте.

Акчалар "Ярдәм янәшә" фондына якын арада махсус хәрби операциядә катнашачак сугышчылар өчен экипировка элементларын һәм беренче кирәк-яракларны сатып алу өчен җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International