«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында Россиядән һәм чит илләрдән 300дән артык эшкуар катнашты

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе, 12:50

Бүген Казанда XV «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышы узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Быел форум эшендә Россиянең 48 төбәгеннән һәм 13 илдән эре, урта һәм кече бизнес өлкәсендә эшләүче 300 дән артык татар эшмәкәре, шулай ук «үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр» статусында эшләүчеләр катнашты. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ватандашларга сәламен ирештерде. «Казан инде 15 нче тапкыр Татарстанның дусларын һәм партнерларын – Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар эшмәкәрләрен каршы ала, - диелә сәламләү сүзендә, – бүген Татарстан – Россиянең таяныч төбәкләренең берсе. Куәтле җитештерү комплексы, һөнәрендә иң югары осталыкка ирешкән кадрлар, киң үсеш алган инфраструктура, РФ Президенты Владимир Путинның ярдәме нәтиҗәсендә республика социаль-икътисади тотрыклыгын саклап килә".

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан колачлы чаралар һәрвакытта милләтара һәм динара татулыкны, гражданнар җәмгыятендә тынычлыкны саклап калуга омтылуыбызны тагын бер кат раслый.

Татарстанның эшлекле партнерлары форумы быел «Бизнес берләштерә» дигән девиз астында уза.  Бүген залда планетаның төрле почмакларыннан гына түгел, төрле яшьтәге эшкуарлар җыелды. Башкортстан Республикасыннан килгән иң яшь эшкуарга - 24 яшь, Мордовиядән килгән иң тәҗрибәле эшкуарга - 81 яшь. Бизнес вәкилләре яңа проектлар һәм хезмәттәшлек юнәлешләре белән уртаклаштылар. «Иң мөһиме, - республикада бизнес алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган, һәм безнең арада ышаныч бар, чөнки Татарстан - безнең өчен кече Ватаныбыз һәм туган йортыбыз» дигән фикер һәр чыгышта диярлек яңгырады.

Тәкъдим ителә торган проектлар арасында гуманитар юнәлештәгеләре дә бар иде. Аерым алганда, Әфганстан татарларының Иҗтимагый мәдәни фонды рәисе Надери Зәбирулла Әфганстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүне оештырырга тәкъдим итте, күптән түгел Кабулда татар җәмгыяте ачылды һәм алар үзара хезмәттәшлек өчен ачык. 

Махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарга һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү темасын да читләтеп узмадылар. «Безнең халык махсус операция уздыруның беренче көннәреннән үк гуманитар ярдәм күрсәтә, - дип басым ясады Васил Шәйхразиев, - моңа предприятиеләр дә, иҗтимагый оешмалар да җәлеп ителгән».

"Татарларда "бер очрашу - бер гомер" дигән мәкаль бар, һәм мин үз вакытында Россия һәм дөнья буйлап сибелгән татарларны  берләштерүдә Бөтендөнья татар конгрессы кебек эш рәвешен табуыбызга шат, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, форумга нәтиҗә ясап, – безнең бурыч – инде җайга салынган элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекне киңәйтү. Бу катлаулы чорда бердәмлекне, зур татар дөньясын саклап калырга кирәк».

Татарстан - күпмилләтле республика, анда 173 милләт вәкиле яши. "Безнең уртак йорттагы тынычлыкны һәм бердәмлекне саклап калу мөһим, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе, – бу халкыбызның яшәве һәм үсүе өчен зарур булган фундаменталь кыйммәтләре".

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан - күп тармаклы, уңышлы үсә торган икътисады булган республика, анда нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше һәм авиатөзелеш, суднолар төзелеше һәм башкалар үсеш алган. Агымдагы ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты 3,7 трлн. сум тәшкил итәчәк, төзелеш эшләре күләме 460 млрд. сумнан артачак, төп капиталга инвестицияләр - 750 млрд. сум. Быел республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртеклеләрнең рекордлы уңышын җыйдылар - 5,3 млн. тоннадан артык. «Республикада икътисадый потенциалны саклап калу һәм арттыру өчен күп эшләр башкарыла», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, авыл халкына ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки нәкъ менә авыл җирлегендә тел, гореф-гадәтләр, милли мәдәният яхшырак саклана. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, 2023 елга республика бюджетында авыл халкына ярдәм итүгә өстәмә финанслау каралган.    

Парламент җитәкчесе шулай ук хәзерге шартларда Татарстанда партнерлык хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр эзләүләрен билгеләп үтте. «Без багланышларыбызны киңәйтүгә йөз тотабыз һәм сезгә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин бизнес вәкилләренә.

«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының быел юбилей елы, 15 нче тапкыр уздырыла. Бу елларда ул үзгәреп торган социаль-икътисадый вәзгыятьтә  хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм киләчәккә уртак планнар кору мәйданчыгына әверелде.

Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Утырыш дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International