Россия төбәкләренең Конституция советлары җитәкчеләре Татарстан парламентында булды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе, 19:10

Татарстан Республикасы Конституция советы җитәкчесе Илгиз Гыйләҗев, Башкортстан Республикасы Конституция советы җитәкчесе Хәйдәр Вәлиев һәм Саха Республикасы (Якутия) Конституция советы рәисе Петр Гоголев бүген Дәүләт Советында булдылар, Татарстан парламентарийлары белән очраштылар. Дәүләт Советы Рәисе һәм депутатлар исеменнән кунакларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.     

Илнең кайбер төбәкләренең Конституция советлары рәисләре эш сәфәре белән башкалага өченче Казан халыкара юридик форумы эшендә, «Россия Федерациясе субъектларында Конституция контроле: тәҗрибә һәм перспективалар» секциясендә катнашырга килгән.

Конституция советлары җитәкчеләрен сәламләп, Юрий Камалтынов җиденче чакырылыш Дәүләт Советының яңа сайланган составы, фракцияләр, комитетлар һәм парламент комиссияләре эше турында сөйләде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары быел Казанда октябрь аенда узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитына әзерлек мәсьәләләренә тукталды.

«Без Татарстанда беренчеләрдән булып Конституция советын булдырдык , – дип басым ясады Юрий Камалтынов, –  бу структура республиканың һәм илнең хокукый системасында мөһим  урын алыр, Татарстан халкы өчен нәтиҗәле һәм әһәмиятле булыр дип өметләнәбез».

Саха (Якутия) Республикасы Конституция советы рәисе Петр Гоголев билгеләп үткәнчә, Татарстан тәҗрибәсе илнең башка регионнары өчен кызыклы. «Без сезнең белән алга таба да хезмәттәшлеккә өметләнәбез», – диде ул.

Башкортстан Республикасы Конституция советы Рәисе Хәйдәр Вәлиев бу очрашуны оештырганнары өчен Дәүләт Советы депутатларына рәхмәт белдерде һәм республикалар арасындагы хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Конституция советы әгъзалары катнашты.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International