Марат Әхмәтов Үзбәкстан Республикасы Олы Мәҗлесенең Закон чыгару палатасы Спикеры урынбасары Акмал Сәидов очрашты

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе, 17:48

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Үзбәкстан Республикасы Олы Мәҗлесенең Закон чыгару палатасы Спикеры урынбасары, Үзбәкстан Республикасы Кеше хокуклары буенча Милли үзәге директоры Акмал Сәидов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Акмал Сәидов Татарстанга бу көннәрдә республика башкаласында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк һәм Казан федераль университеты мәйданчыкларында уза торган өченче халыкара юридик форум эшендә катнашу өчен килгән. Форумда Россиянең 27 шәһәреннән һәм чит илләрдән 800 дән артык кеше катнаша.

Дәүләт Советында узган очрашуда парламентарийлар Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге, шул исәптән парламентара элемтәләр кысаларында Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы күп яклы диалогны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов кунакны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде, шулай ук Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 елдан артык вакыт узуын билгеләп үтте. «Без, һичшиксез, илләребез арасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекне югары бәялибез, – дип басым ясады Марат Әхмәтов, – Әмма иң мөһиме – бу мөнәсәбәтләрнең елдан-ел ныгый баруы».

Марат Әхмәтов республиканың социаль-икътисадый хәле турында кыскача мәгълүмат бирде. "Татарстан – бүген илнең терәк төбәге. Тарихта беренче тапкыр республиканың тулай төбәк продукты күләме 2023 елда 4,3 трлн сумнан артып китте, – дип белдерде Марат Әхмәтов. – Илләр арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек ел саен әйбәт үсеш ала. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан  һәм Үзбәкстан республикалары арасында товар әйләнеше 370 млн доллар тәшкил иткән.  Мондый дустанә мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы Президентлары – Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеевның шәхси якын мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килә».

Акмал Сәидов Татарстанда кунакчыл кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. "Безнең парламентара диалогка Россия һәм Үзбәкстан лидерлары этәргеч бирә, алар безгә югары профессиональ һәм дустанә хезмәттәшлек үрнәге күрсәтә, – диде Акмал Сәидов. – Татарстан ике дәүләтнең регионара хезмәттәшлегендә алдынгы урынны алып тора һәм Үзбәкстанның стратегик партнерларының берсе булып тора. Моңа милли диаспоралар белән багланышлар, студентлар алмашулары, тугандаш халыкларыбызның яхшы хезмәттәшлек традицияләре ярдәм итә».

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстанда омбудсмен институты эше, Үзбәкстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде. Моннан тыш, Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, киләсе елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтына 25 ел була. «Татарстан – Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында закон беренче тапкыр кабул ителгән ун регионы арасында, – диде ул. – Чирек гасыр эчендә дистәләгән мең мөрәҗәгать кабул ителде".

Очрашуда шулай ук Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Камол Давронов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International