Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп Зилә Вәлиева сайланды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга, 18:12

Бүген ТР Дәүләт Советында җиденче составтагы Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышы булды. Иҗтимагый палата әгъзалары Зилә Вәлиеваны палата рәисе итеп сайладылар, шулай ук даими комиссияләр һәм эшче төркемнәр урынбасарларын, составын һәм җитәкчеләрен расладылар. Утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин палатаның яңа составын эш башлану белән котлады һәм республиканың иҗтимагый оешмалары алдында торган төп бурычларны билгеләде.

Палата составына 60 кеше керә, шуларның 20сен ТР Президенты билгели, тагын 20сен - республика Дәүләт Советы раслый, һәм тагын өчтән берен Иҗтимагый палата әгъзалары сайлый. Палатаның алдагы, алтынчы составын да Зилә Вәлиева җитәкләгән иде.

Традиция буенча Иҗтимагый палатаның яңа составының беренче утырышын Иҗтимагый палатаның яше буенча иң өлкән әгъзасы Марсель Шакирҗанов ачты.  Яңа состав исемлегендә - танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре, яшьләр оешмалары җитәкчеләре, гражданнар активистлары.

Утырышның көн тәртибенә төп мәсьәлә булып Иҗтимагый палатаның яңа составы рәисен сайлаулар булды. Ачык тавыш бирү юлы белән кабат Зилә Вәлиева сайланды. Ул палата әгъзаларына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде. Үз чыгышында ул яңа чакырылыш Иҗтимагый палатасы составының шактый яңаруын (57 процентка) билгеләп үтте. «Палата яшәрде: аның әгъзаларының уртача яше - 48 яшь. Палата составында иҗтимагый яшьләр хәрәкәте җитәкчеләренең барлыкка килүенә шатмын», - диде ул.

Зилә Вәлиева фикеренчә, Иҗтимагый палата, гражданнар һәм коммерцияле булмаган секторлар диалогы мәйданчыгы буларак, хакимият органнары белән яңа форматлар өстендә эшләргә һәм зуррак нәтиҗәгә ирешергә омтылырга тиеш. «Узган ел Россиядә беренче тапкыр Иҗтимагый палаталар рейтингы төзелгән иде. Анда Татарстан оешмасы икенче урынны алды. Минемчә, бу җитди нәтиҗә», - дип белдерде ул.

Утырышта төп оештыру мәсьәләләре каралды. Палата эшен 9 комиссия һәм 13 эшче төркем башкарачак.

ТР Иҗтимагый палатасының яңа составына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, 2006 елда төзелгән Татарстан Иҗтимагый палатасы граждан җәмгыятенең нәтиҗәле институтына әйләнде, Татарстанның социаль үсеше проблемалары турында киң фикер алышу өчен абруйлы мәйданчык булды. "Хакимият органнары, Иҗтимагый палата өчен - хакимият һәм җәмгыять арасындагы арадашчы булып тора, без аның аша төбәкләрдәге, предприятиеләрдәге хәлләр турында мәгълүмат алабыз. Иҗтимагый палата бәяләмәсеннән башка без әһәмиятле законнарны кабул итмибез. Алар аларны карыйлар һәм хакимият органнары тарафыннан һичшиксез карала торган үз тәкъдимнәрен кертәләр, - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Дәүләт Советы Рәисе Иҗтимагый палата эшләгән елларда парламент комитетлары һәм комиссияләре, министрлыклар һәм ведомстволар белән конструктив хезмәттәшлек системасы төзелүен билгеләп үтте.

Иҗтимагый оешмалар алдында торган бурычлар турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе бүген җәмгыятьне берләштерү аеруча мөһим, "санкцион басым шартларында безнең гражданнарның ярдәме кирәк", диде. Ул шулай ук Иҗтимагый палата әгъзаларына муниципаль районнар белән хезмәттәшлекне көчәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте, бигрәк тә халыкның республикада ниләр эшләнүе турында хәбәрдарлыгы өлешендә.

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип, ә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Фәрит Мөхәммәтшин «җәмәгатьчеләргә» традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, мәдәни мирасны өйрәнү һәм үстерү, яшь буынны патриотик тәрбияләү эшендә актив катнашырга тәкъдим итте. Иҗтимагый палатага ул әлеге инициативаларны гамәлгә ашыру буенча "юл картасын" эшләргә киңәш итте.

"Иҗтимагый палатада очраклы кешеләр юк. Без бергәләп республика гражданнары алдына куйган проблемаларны хәл итү юлларын эзлибез. Сезнең бурыч - тупланган тәҗрибәне кулланып, актив хәрәкәт итү, эшнең яңа формаларын табу", - дип ассызыклады Татарстан парламенты җитәкчесе.

Бүген утырышта шулай ук ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы депутатлары, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин, һәрвакыт Иҗтимагый палата белән тыгыз элемтәдә эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар вәкилләре катнашты.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International