Юрий Камалтынов «Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе итеп сайланды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе, 13:34

Юрий Камалтынов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе итеп сайланды. Бүген парламентның кече залында узган фракция утырышында шундый карар кабул ителде.

Юрий Камалтынов ышаныч өчен рәхмәт белдерде, шулай ук “Бердәм Россия” депутатларын республика парламентына уңышлы сайланулары белән котлады. «Сайлаучыларның ышанычын аклау өчен безнең алда зур эш тора, - дип ассызыклады фракция җитәкчесе, - актив булырга, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирергә, аларны башкарма һәм муниципаль хакимият органнары белән бергәләп хәл итү буенча эшләргә кирәк. Фракциянең төп бурычы - партия сәясәтен Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләре аша үткәрү. Бу партиянең көн тәртибе һәм дисциплина мәсьәләләре һичшиксез үтәлергә тиеш дигән сүз".

Утырышта шулай ук "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесенең ике урынбасарын сайладылар. Бу фазифага Альберт Хәбибуллин һәм Ольга Воронова кереште. «Бердәм Россия» фракциясе утырышының көн тәртибенә 9 мәсьәлә чыгарылган иде. Фракция әгъзалары Дәүләт Советы рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын Дәүләт Советына кертү турында карар кабул иттеләр, парламент җитәкчесе урынбасарлары вазифасына Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов кандидатураларын, Дәүләт Советы Сәркатибе вазифасына Лилия Мавринаны тәкъдим иттеләр.

Фракция әгъзалары парламентның 8 комитеты җитәкчеләре вазыйфасына фракциядән кандидатуралар тәкъдим итте. Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителде. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе итеп Александр Чубаров тәкъдим ителде. Шулай ук "Бердәм Россия" фракциясеннән комитетлар җитәкчеләре итеп Альберт Хәбибуллин (Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты), Леонид Якунин (Бюджет, салым һәм финанслар буенча), Андрей Егоров (торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча), Азат Хамаев (экология буенча), Светлана Захарова (Социаль сәясәт буенча), Айрат Зарипов (мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча)лар тәкъдим ителде.

Барлык кандидатуралар 20 сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында каралачак. Шулай ук Дәүләт Советы карамагына Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкиле кандидатурасы чыгарылды.  “Бердәм Россия»леләр бу урынга Геннадий Емельяновны тәкъдим итте.

Бүген утырышта «Бердәм Россия» фракциясе составында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсен оештыру турында карар кабул ителде. Аның составына 12 хатын-кыз депутат керә.  Бүген фракция әгъзалары 2024 елның сентябрь – декабрь айларына төбәк иҗтимагый үзәгендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар һәм бердәм республика округы буенча сайланган депутаталарны аерым сайлау округларына беркетү мәсьәләсен карадылар.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International