Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга вакытлыча таныклыклар, значоклар һәм портфельләр тапшырды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе, 17:05

Бүген парламентта җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының оештыру җыелышы узды. Парламентарийларга вакытлыча таныклыклар, депутат значоклары һәм портфельләр тапшырылды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланган депутатларны – төрле сәяси партияләр вәкилләрен һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрне сайлауларда җиңүләре белән котлады. «Бүген безнең өчен бик мөһим һәм җаваплы очрашу, сезнең күбегез беренче тапкыр Дәүләт Советы депутаты булды, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга.  – Республикада сайлау кампаниясе оешкан төстә узды, бу татарстанлыларның җитәкчелекнең республика үсешенә тоткан курсын хуплавын тагын бер кат раслады. Ышаныч мандаты зур, алда  сайлаучылар файдасына бердәм команда белән  җитди һәм төпле эшләр тора».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, сайлауларда 5 сәяси партия катнашкан, «Бердәм Россия» күпчелекне саклап калган, башка сәяси партияләр вәкилләре дә хуплау алган. 50 бер мандатлы округ буенча 49 депутат сайланган, шул исәптән 42 бердәмроссияле, 2шәр депутат ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партияләреннән, 1 кеше – «Гадел Россия» партиясеннән һәм ике кеше – үз-үзен тәкъдим итүче. Бердәм республика округы буенча  «Бердәм Россия»дән 44 депутат сайланды, 6сы – КПРФтан. «Парламент сизелерлек яңартылды», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе депутатларны парламент комитетлары һәм Дәүләт Советы утырышларында актив катнашырга чакырды. «Парламент – ул төрле сәяси партияләр тәкъдим ителгән дискуссия органы. Теге яки бу законнарны кабул иткәндә төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр белән абруйлы һәм профессиональ рәвештә мөрәҗәгать итәргә әзер булырга кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, сайлау кампаниясе нәтиҗәләрен анализлап, сайлаулар барышында бернинди җитди кисәтүләр булмавын хәбәр итте. «Тәкъдим итүнең  һәм теркәүнең мөһим этапларында бездә бер генә шикаять тә, бер генә суд мөрәҗәгате дә булмады, – дип белдерде ул. – Тавыш бирү һәм йомгак ясау вакытында шулай ук гамәлдәге законнар кысаларында барысы да дөрес узды дип саныйбыз».

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Андрей Кондратьев депутатларга вакытлыча таныклыклар, депутат значоклары һәм портфельләр тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International