Депутатлар вәкилләре киңәшмәсе әгъзалары җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы каравына кертелә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе, 14:04

Бүген, көннең икенче яртысында, оештыру комитетының һәм депутатлар вәкилләре киңәшмәсенең икенче утырышы узды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы көн тәртибенә кертелгән оештыру процедураларын һәм мәсьәләләрен карау дәвам итте.

Киңәшмәнең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов хәбәр иткәнчә, оештыру комитетының икенче утырышында Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары кандидатурасы буенча «Бердәм Россия» һәм КПРФ парламент фракцияләре тәкъдимнәре, парламент комитетлары төзү һәм аларның җитәкчеләрен сайлау, Дәүләт Советы Президиумын һәм парламент депутатларын даими профессиональ нигездә эшләү өчен сайлау мәсьәләләре каралган.

Аерым алганда, «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлану өчен Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ фракциясе тарафыннан Хафиз Миргалимов кандидатурасы тәкъдим ителгән.

Даими һөнәри нигездә эшләү өчен депутатлар сайлауга килгәндә (барлыгы алар 23 кеше), вазыйфалары буенча алар исәбенә Дәүләт Советы Рәисе һәм аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре, профильле комитетлар рәисләре керә. Калганнарның кандидатуралары депутатларның язма гаризалары нигезендә тикшерелә.

Оештыру комитетының тәкъдимнәрен карап, депутатлар вәкилләре киңәшмәсендә катнашучылар шулай ук Дәүләт Советына 8 профильле комитет һәм 3 комиссия төзү турында тәкъдим кертү турында карар кабул иттеләр. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия («Бердәм Россия» фракциясе Камил Гыйльмановны әлеге комиссия җитәкчесе итеп сайларга тәкъдим итте, КПРФ фракциясе тәкъдимнәрдән тыелып калды), Дәүләт Советы депутаты этика кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия («Бердәм Россия» фракциясе Марат Әхмәтовны әлеге комиссия җитәкчесе итеп сайларга тәкъдим итте, фракция КПРФ тәкъдимнәрдән тыелып калды), Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча комиссия («Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан Юрий Камалтыновны әлеге комиссия җитәкчесе итеп сайларга тәкъдим ителде, КПРФ фракциясе тәкъдимнәрдән тыелып калды) төзергә тәкъдим ителде

Шулай ук вәкилләр киңәшмәсенең икенче утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан каралып бетмәгән закон проектлары буенча җаваплы комитетларын билгеләү турында карар кабул ителде.

Шулай итеп, җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы көн тәртибе буенча барлык тәкъдимнәр депутатлар вәкилләре тарафыннан тикшерелде һәм парламент сессиясендә карау өчен әзерләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International