Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы ачылды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе, 10:13

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы  ачылды.   Президиум утырышында парламент каравына  22 мәсьәлә кертергә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 7 республика законы проекты, 9 федераль закон проекты һәм Мурманск өлкәсе Думасының РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгате.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә парламентка  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Документ Дәүләт Советына 7 апрельдә кертелгән иде, һәм ул Дәүләт Советының профильле юнәлешләр буенча барлык комитетларында каралды. Әлеге мәсьәлә буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

Кырык өченче утырышта беренче укылышта шулай ук дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында (республика законын ТР Конституциясенә туры китерү максатларында эшләнгән, хакимиятнең башкарма органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең хокукый нигезләрен билгели), дәүләт граждан хезмәте турында, Дәүләт Советы депутаты статусы турында, Дәүләт вазифалары турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында закон проектлары каралачак.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, урманнардан файдалану турында,  Татарстан Экология кодексының 2 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары икенче укылышта карауга әзерләнгән.

Утырышта депутатларлар игътибарына  «2022 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» доклад тәкъдим ителә. Бу нисбәттән республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.

Дәүләт Советында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм чакырылыш дәвамында каралган контроль мәсьәләләр турындагы хисапларын тыңлау дәвам итә. Кырык өченче утырышта Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты эше турында хисап каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча профильле комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин чыгыш ясаячак. 

Дәүләт Советы депутатлары көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык өченче утырышының көн тәртибе киңәйтелде һәм 29 мәсьәлә кертеп расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.2022 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап.

3.«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 397-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

4.«Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына һәм Татарстан Республикасы Экология кодексының 2 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 409-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

5.«Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары  турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
417-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6.«Татарстан Республикасы Дәүләт Советының профессиональ даими нигездә эшләүче депутатлары саны турында» Татарстан Республикасы  Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 418-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7.«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 414-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 416-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 33 статьясына үзгәреш кертү хакында» 413-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 415-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

12. «2022 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

13. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының 2019 елның сентябреннән2023 елның апреленә кадәрге эш чоры өчен хисабы.

14. «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль законның 3 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»                        310910-8 номерлы федераль закон проекты турында (конгресс-күргәзмә эшчәнлегенең хокукый нигезләрен беркетү өлешендә).

15. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 306906-8 номерлы федераль закон проекты хакында (экскурсоводлар (гидлар), тәрҗемәче гидлар һәм (яисә) озатучы инструкторлар эшчәнлегенә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге) предметын билгеләү өлешендә).

16. «Россия Федерациясе Торак кодексының 199 статьясына үзгәреш кертү турында» 321568-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортлар белән даими идарә итү өлешендә).

17. «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 304096-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортта гомуми мөлкәттән файдалану өлешендә).

18. «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»           322234-8 номерлы федераль закон проекты хакында (торак пунктлар чикләрен һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләүгә бәйле мәсьәләләрне җайга салу максатларында).

19. Күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга

20. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 295373-8 номерлы федераль закон проекты хакында (хайваннарны яклаучылар эшчәнлеген җайга салу өлешендә).

21. «Россия Федерациясендә тынлыкны һәм гражданнар тынычлыгын саклау турында» 299053-8 номерлы федераль закон проекты хакында.

22. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 258760-8 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылган затларның һәм махсус хәрби операциядә катнашучы затларның балаларының белем алуга аерым хокуклары хакында).

23. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә «Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә ирекле икътисадый зона турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертү хакында» 326734-8 номерлы федераль закон проекты турында.

24. «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»            325724-8 номерлы федераль закон проекты турында (коррупциягә каршы көрәш хакындагы законнарны камилләштерү өлешендә).

25. «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 311094-8 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре эшчәнлеген туктату өлешендә).

26. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 310814-8 номерлы федераль закон проекты турында (түләүле автомобиль юллары буенча йөргән өчен түләүне кертү бурычын үтәмәгән өчен җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

27. «Ихтыярый янгыннан саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 321818-8 номерлы федераль закон проекты турында (янгын куркынычсызлыгы системасының нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә).

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 325715-8 номерлы федераль закон проекты турында (наркотикларның законсыз әйләнешен, аларны куллануны пропагандалаган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

29. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган рәсми затлар катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып бара. 

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International