Дәүләт Думасының мәдәният комитеты Казанда күчмә утырыш үткәрде

2023 елның 6 июне, сишәмбе, 14:50

6 июньдә Казанда РФ ФС Дәүләт Думасының мәдәният комитетының күчмә утырышы узды, анда депутатлар Россиядә региональ аспектны исәпкә алып этномәдәни төрлелекне саклап калу өчен хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру мәсьәләләрен карадылар. Аның эшендә Дәүләт Думасы депутатларыннан тыш РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчеләре Айрат Зарипов һәм Людмила Рыбакова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Күчмә утырышны ачып, Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская милли төрлелекнең Россиянең төп өстенлекләренең берсе булуын билгеләп үтте. "Бу этномәдәни байлык Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнары белән якланган, – диде ул. –Халыклар бердәмлеге, ил бердәмлеге традицион милли мәдәниятләргә нигезләнә. Татарстан Республикасында мондый төрлелекне бик кадерлиләр һәм этномәдәни төрлелекне саклау өчен хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирәләр".

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисенең сәламләвен җиткерде. "Дәүләт Думасының мәдәният комитетының күчмә утырышының 170тән артык милләт вәкилләре тату гаилә булып яшәгән Татарстанда узуы символик мәгънәгә ия, - диелә Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә. - Агымдагы ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Милли һәм мәдәни төрлелекне саклау безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора".

"Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы турында" Федераль законны гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләне караганда, утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахованың һәм Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусованың чыгышларын тыңладылар.

Мәгълүмат турында фикер алышуда Дума комитеты рәисе урынбасарлары Елена Драпеко һәм Денис Мәйдан, РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты, алар матди булмаган мәдәни байлык объектлары реестрын төзү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшь галимнәргә дәүләт ярдәме күрсәтү, фольклор экспедицияләрен оештыру мәсьәләләренә кагылдылар.

Утырышта шулай ук халык һөнәрчелеген  үстерү, милли җыр сәнгатенә ярдәм итү, тарихи торак пунктларның милли үзенчәлеген саклау һәм башка мәсьәләләр каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International