Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Татарстан парламенты тәҗрибәсен өйрәнә

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе, 11:49

Бүген Татарстан Дәүләт Советына Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Аппараты хезмәткәрләре закон чыгару органнарының структур бүлекчәләре эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу максатында килделәр. 

Оештыру идарәсе башлыгы Артур Идиатуллин белән очрашуда Иркутск коллегалары закон чыгару процессын тәэмин итү, җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек, матди һәм документаль тәэмин итү мәсьәләләре белән кызыксындылар. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан очрашуга шулай ук ТР Дәүләт Советы Аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре чакырылган иде.

Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыелышы аппараты хезмәткәрләре арасында республика парламентының башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе белән үзара хезмәттәшлеге, шулай ук гражданнар җыеннарын оештыру форматы зур кызыксыну уятты.

Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыелышы вәкилләре Дәүләт Советы коллегаларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр, республика парламентының алдынгы тәҗрибәсен билгеләп үттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International