Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы Татарстан Фәннәр Академиясе академигы итеп сайланырга тәкъдим ителде

2023 елның 20 июне, сишәмбе, 13:33

Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисадый һәм гуманитар фәннәр бүлекчәләренең берләштерелгән хисап-сайлау җыелышы узды, анда ТР Фәннәр академиясенең кайбер фәнни юнәлешләр буенча вакансияләренә гамәлдәге әгъзаларны (академикларны) һәм әгъза-корреспондентларын сайлау өчен кандидатлар каралды. Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшинның кандидатурасы ике бүлекчә әгъзалары тарафыннан да «Политология» белгечлеге буенча ТР Фәннәр Академиясенең тулы хокуклы әгъзасы итеп сайлау өчен бертавыштан хупланды.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, аның хезмәт юлы озак еллар иҗтимагый-сәяси өлкә белән бәйле булган. "Узган гасырның шау-шулы 90нчы елларында социаль - икътисади практика җәмәгатьчелек фикерен анализлау өчен әһәмиятле мәсьәләләр спектры буенча иң бай эмпирик материал бирде, - диде ул. - Социологик тикшеренү нәтиҗәләрен гомумиләштерү һәм фәнни яктан аңлауның беренче омтылышлары шуның белән бәйле. Бу мәгълүматлар СССР таркалуның катлаулы елларында республиканы практик үзгәртү, дәүләт статусын күтәрү, Татарстан Республикасының икътисади потенциалын саклау өчен кирәк булды. Ышанычлы һәм оператив социологик мәгълүматтан файдаланып кына, хакимият органнары социаль реформалауның стратегик максатларын һәм тактик алымнарын сайлауда хаталарны киметә алалар. Татарстанлыларның фикеренә даими мөрәҗәгать итү дәүләт алып барган «базарга йомшак керү» сәясәтен фәнни нигезләргә, җитештерү-икътисад өлкәсен саклау һәм үстерү буенча масштаблы бурычларны тәэмин итәргә, республикадагы социаль процессларны тотрыклы итәргә мөмкинлек бирде. Бу темага монографияләрдә, мәкаләләрдә һәм чыгышларда язылган нәтиҗәләр 1996 елда социология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация нигезенә салынды".

Фәрит Мөхәммәтшинның фәнни эшчәнлегенең икенче юнәлеше - федерализмны үстерү мәсьәләләре. Докторлык диссертациясен ул «Федератив мөнәсәбәтләр - республиканың РФ субъекты буларак социаль-сәяси үсеше факторы" дигән темага яза. "Без Татарстанда еш кына федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр төзү принципларын интуитив рәвештә сизә идек, күп яктан беренчел булып тордык, - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе. - База тәшкил миүче, хокук билгеләүче документларда беркетелгән уңай, цивилизацияле практика формалаштыру, шулай ук федераль хакимият органнарында республика позициясен даими яклау тирән нигезләнгән фәнни аргументларга ихтыяҗ тудырды. Системалы һәм чагыштырма алымнар, эмпирик социология Россия федерализмы проблемаларын аның иң мөһим үлчәмнәрендә яктыртырга, хакимият институтларының төрле дәрәҗәләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең эволюциясен күзәтергә, РФ субъектларының социаль-сәяси үсешенең инвариантлыгын аларның эчке бердәмлегендә гомумроссия сәяси процессы белән гомуми һәм шәхси диалектикада карарга мөмкинлек бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук академикларның игътибарын яңартылган дәүләтчелек төзү процессында милләтара дуслыкны һәм татулыкны саклау эшендә Татарстан тәҗрибәсенең Россиядә һәм дөньяда танылуын искә төшерде. Ул ассызыклаганча, бу өлкәдә эксперт потенциалы РФ Федерация Советы каршындагы консультатив органнар эшчәнлегендә, ТР Рәисе эшчәнлегендә.

Утырышта шулай ук академиянең «археология» белгечлеге буенча гамәли әгъзасы, «политология» белгечлеге буенча гамәли әгъзасы, «җинаять-хокук фәннәре» белгечлеге буенча әгъза-корреспондент һәм «педагогика» белгечлеге буенча әгъза-корреспондент вакансияләренә кандидатлар каралды.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли әгъзалары (академиклары) вакансиясенә фән докторы дәрәҗәсенә ия булган, фәнне күренекле фәнни казанышлар белән баеткан, Татарстанның җитештерү-икътисадый һәм социаль-мәдәни өлкәләрен үстерү, РТ Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-оештыру потенциалын ныгыту буенча зур бурычлар башкаручы галимнәр тәкъдим ителә.

Тәкъдим ителгән кандидатларны сайлау 23 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International