СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
ноябрь, 2024 ел
Бүген Татарстан Дәүләт Советында яшьләр инициативаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Казанга килгән Мәскәү яшьләр парламентаризмы үзәге делегациясе булды. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев инициативасы белән узган очрашуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.
8
ноябрь, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова катнашты.
8
ноябрь, 2024 ел
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихаты (парламенты) Рәисе Куаныш Сөләйманов белән очрашты. Яклар мәдәниятара диалог, шулай ук парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу республика парламентында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ