Татарстан Дәүләт Советында Мәскәүнең яшь парламентарийлары булды

2024 елның 8 ноябре, җомга, 15:25

Бүген Татарстан Дәүләт Советында яшьләр инициативаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Казанга килгән Мәскәү яшьләр парламентаризмы үзәге делегациясе булды. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев инициативасы белән узган очрашуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

Очрашу барышында Светлана Захарова Татарстан парламентының закон чыгару эшчәнлеге, Социаль сәясәт комитеты эше, шулай ук Дәүләт Советы депутатларының Яшьләр парламенты белән багланышлары турында сөйләде.

Дамир Нургалиев Мәскәүдәге коллегалары белән Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеге турында мәгълүмат белән уртаклашты, Яшьләр парламентына быел узган сайлаулар турында сөйләде.

Мәскәүнең "Яшьләр парламентаризмы үзәге" ДБУ директоры Майя Зинина, Мәскәүнең Таган һәм Савелов районнары Яшьләр парламентлары җитәкчеләре Сабина Сальникова һәм Анастасия Полюляк Мәскәү яшьләр парламенты эшчәнлегенең планнары һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр.

Мәскәүнең яшьләр парламентаризмы үзәге Россия башкаласының барлык районнарында формалашкан 132 яшьләр палатасын үз эченә ала. Аларда 1,8 меңнән артык әгъза һәм 7 меңнән артык Яшьләр парламентаризмы системасын тәмамлаучылар бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International