Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары бүгенге вәзгыятьтә балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 7 июле, җомга, 14:05

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Мәрхәмәт – Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары инициативасы белән «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белән берлектә «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгытуда халык традицияләренең роле» дигән темага туры эфир узды. Республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары катнашкан әлеге чара «Бердәм социаль инициативалар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Онлайн-трансляциядә катнашучыларны «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде. "Бүген мәйданчыкта һөнәри эшчәнлекләре буенча гаилә институтына ярдәм итү, аны ныгыту мәсьәләләренә катнашы булганнар җыелды", - дип ассызыклады ул.

Алсу Нәбиева республика парламентының хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Ватанны саклаучылар» фондының ТРдагы филиалы белән хезмәттәшлегенә тукталды. Алсу Нәбиева әйтүенчә, нәтиҗәле эшләү һәм үз вакытында хәбәрдар булу максатыннан, муниципаль депутатлар шулай ук фондның мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре белән эшләүне карап-тикшереп торучы социаль координаторлар белән бергә эшләячәк. "Килгән мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен көчләрне берләштерү турында карар кабул ителде, – диде депутат. – Муниципаль берәмлекләрнең хатын-кызлар депутат берләшмәләре җитәкчеләренә 10 көн эчендә тиешле районның фонд координаторы белән элемтә урнаштырырга кирәк».

«Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды РФ Президентының 2023 елның 3 апрелендәге Указы белән оештырылган. Фондның Татарстандагы филиалы, илнең башка субъектларындагы кебек үк, 1 июньнән эшли башлады. Фонд махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, аларга социаль координатор беркетелә.

«Ватанны саклаучылар» фонды эше турында республика филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде. Докладлар белән шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина һәм ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина чыгыш ясадылар, алар гаилә институтының традицияләрен формалаштыруда һәм ныгытуда ведомстволарның роле турында сөйләделәр.

Туры эфир эшендә парламент депутатлары Лилия Маврина, Светлана Захарова, Людмила Рыбакова, Римма Ратникова, Алсу Тарханова катнашты. 

Туры эфирның язмасы ТР төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсенең социаль челтәрендә бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International