«Бердәм Россия» фракциясенең быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 10:01

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды, анда парламентарийлар партиянең җирле бүлекчәләренең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә алып барылган эшләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елның икенче яртыеллыгына Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, утырышта фракциянең быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.

Быелның беренче яртыеллыгында «Бердәм Россия» парламент фракциясенең 6 утырышы һәм фракция Президиумының 6 утырышы уздырылган. 19 мәсьәлә каралган, шул исәптән республиканың мәгариф учреждениеләрендә яшьләрнең патриотизмын һәм гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү, «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектын гамәлгә ашыру, мәдәни мирас объектларын саклау һәм башкалар турында. Моннан тыш, фракция депутатларының сайлау округларындагы эш турында хисаплары даими тыңлана.

Депутатларның Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулары традиционга әверелгән, анда республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре тикшерелгән. Аерым алганда, беренче яртыеллыкта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Рәис ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин чыгышлары тыңланган.

 «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта Дәүләт Советына 78 закон проекты кертелгән, шуларның 53е – «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан. Татарстан Республикасының 56 Законы кабул ителгән һәм үз көченә кергән.

Хисап чорында республика координация советының ике җыелышы үткәрелгән.

Депутатлар фракциясе каршында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе актив эшли. Беренче яртыеллыкта хатын-кыз депутатлар ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә ике кайнар телефон линиясе үткәргән (социаль ятимлекне, гаилә иминсезлеген һәм көнкүреш конфликтларын профилактикалау һәм мәгариф һәм җәйге ял оештыру мәсьәләләре буенча).

Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары депутатлары катнашында даими рәвештә дискуссия мәйданчыклары утырышлары үткәрелә. Быелның февралендә стратегик сессиягә йомгак ясалган, аның кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасын» гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр тикшерелгән. Гомумән алганда 110 инициатива эшләнгән.

Быел май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында беренче тапкыр «Хатын-кыз карашы» трегы эше оештырылган. Тректа 21 дәүләтнең 70 спикеры чыгыш ясаган. Трек мәйданчыгында ике көн эчендә 16 хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Хәзерге вакытта «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру максатында «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» региональ проекты буенча эш алып баралар.

Депутат эшенең мөһим юнәлеше булып гражданнарны кабул итү кала. Быелның беренче яртыеллыгында округларда бердәмроссиялеләр 1737 кешене шәхси кабул иткән. Җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 315 кабул итү үткәрелгән, 821 кеше кабул ителгән.

Бүген исә утырышта «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе һәм партиянең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләренең быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды. Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев билгеләп үткәнчә, быелның 6 аенда гражданнарның 1916 мөрәҗәгате каралган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 58% тан артыгына практик һәм консультатив ярдәм күрсәткән. Мөрәҗәгатьләр тематикасында социаль тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәтләр, хезмәт һәм хезмәт хакы мәсьәләләре алдынгы урыннарны били. Шәхси кабул итүгә 1770 кеше мөрәҗәгать иткән. Татарстанлылар арасында туры эфирлар бик популяр. Җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләренә 8 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. 

«Бүгенге көн патриоты» темасына күчмә «түгәрәк өстәл» үткәрү нәтиҗәләре турында фракция утырышында «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов хәбәр итте. "Патриотизм бер мөһим сыйфатка ия – ул җәмгыятьне берләштерә, - дип ассызыклады Артур Абдулҗанов, - бүгенге Россиядә рухилыкны торгызу, балаларны һәм яшьләрне патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы рухында тәрбияләү бик кирәк".

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International