Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы ачылды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе, 10:17

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче, ягъни язгы сессияне йомгаклау утырышы үз эшен башлады.

Кырык бишенче утырыш кысаларында депутатлар 23 мәсьәлә, шул исәптән 14 республика законы проектын, дүрт Федераль закон проектын һәм Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карарга планлаштыралар. 

Утырышның көн тәртибенә тәкъдим ителгән республика законнары проектларының унөче беренче укылышта каралачак, берсе – икенче укылышта.

Аерым алганда, беренче укылышка оешмалар милкенә салым турында (технопарклар һәм инновацион-технологик үзәкләр өчен оешмалар милкенә ташламаларны 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә), салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү, кече һәм урта эшмәкәрлек, дәүләт милке, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү, ветеринария эше, органик продукция җитештерүне үстерү, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, республиканың Экологик һәм Җир кодексларына, шулай ук җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыруга кагылышлы закон проектлары чыгарыла.

Икенче укылышта мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында закон проекты каралачак, ул мәгълүмат системаларын булдыру, эксплуатацияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләрен җайга сала.

Хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның халыкны транспорт белән тәэмин итү турындагы мәгълүматын тыңлаячак. 

Кырык бишенче утырышта шулай ук парламентның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.

Көн тәртибен тикшерү барышында  Дәүләт Советы депутатлары  парламент каравына өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 37 сораудан тора:

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кырык бишенче утырышының түбәндәге көн тәртибен расларга:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Конституция советы әгъзаларын билгеләп кую турында.

3. Татарстан Республикасы Конституция советы Рәисен билгеләп кую турында.

4. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын сайлау турында.

5. Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2023 елның 2 июлендәге 30/177/01/2023 номерлы Татарстан Республикасы һәм Киров өлкәсе арасындагы килешүне раслау хакында.

6. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 450-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 453-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында            (I укылыш).

8.  «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 446-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9.  «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында»    443-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасының мәгълүмат системалары һәм аны мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм              10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 419-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

11. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 441-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 442-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында җиңел таксида пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында» 451-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында» 436-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында»  Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 444-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәреш кертү хакында» 445-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 435-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында            (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында» 440-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «үзгәрешләр кертү турында» 439-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында            (I укылыш).

20. «үзгәрешләр кертү турында» 438-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында            (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 437-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. «Татарстан Республикасы аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» 452-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

23. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 447-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

24. Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 449-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. «Россия Федерациясе Салым кодексыныңберенче өлешендәге 82 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

26. «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы турында.

27. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасын раслау турында.

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 368355-8 номерлы федераль закон проекты турында (хәрби бурычлылар белән хезмәт шартнамәсе төзегәндә, шулай ук хәрби исәпкә алу өлкәсе законнарындагы аерым хокук бозулар өчен җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

29. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 һәм 27.121 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»
379447-8 номерлы федераль закон проекты турында (аерым дару препаратларын кулланганда исерү халәтендә булган йөртүче транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

30. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 370147-8 номерлы федераль закон проекты турында (җинаять-үтәтү системасы учреждениеләрендәге яисә вакытлыча тоту изоляторларындагы затларга мобиль элемтә һәм коммуникация чараларын тапшырган өчен җаваплылыкны көчәйтү хакында).

31. «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 379444-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хакындагы законнарны камилләштерү мәсьәләсе буенча).

32. «Россия Федерациясе Урман кодексының 74.1 статьясына үзгәреш кертү турында» 361140-8 номерлы федераль закон проекты хакында (санитария-сәламәтләндерү чараларын билгеләгәндә урман участогын арендалау шартнамәсенә үзгәрешләр кертү өчен нигезләрне төгәлләштерү өлешендә).

33. «Россия Федерациясе Җир кодексының 3910 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 361268-8 номерлы федераль закон проекты хакында (чикләрендә гражданнарга җир кишәрлекләрен түләүсез бирү гамәлгә ашырыла торган территорияне билгеләү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

34. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 21 статьясынаүзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чуваш Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы хакында.

35. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасы халкын транспорт белән тәэмин итү турында».

36. 2023 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

37. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International