СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
РФ ФС Федерация Советында «Гавами хакимият системасын ныгытуда һәм илнең һәм аның төбәкләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүдә мөһим фактор буларак Федерация Советында РФ субъектлары көннәре» темасына фәнни-гамәли конференция узды. Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко үткәргән утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
2
июнь, 2026 ел
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына һәм 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүгә йомгак ясалды. Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты һәм төбәк сәяси советы президиумы утырышлары узды.
2
июнь, 2026 ел
Бүген Чистай шәһәрендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар җитештерү процессларына үзебезнең цифрлы чишелешләрне кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, республикада «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы республика законына үзгәрешләрне карадылар. Утырышны комитет рәисе Рәгать Хөсәенов үткәрде.
2
июнь, 2026 ел
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында балаларга һәм яшүсмерләргә хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре каралды. Утырышны Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ