Альтернатив белем бирү мәсьәләләре каралды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе, 14:25

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган түгәрәк өстәл утырышында альтернатив белем бирү мөмкинлекләре һәм перспективалары каралды. Фикер алышуларда Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Алсу Нәбиева, Ләлә Кудерметова, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәтшина, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары катнашты.

«Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үз чыгышында мәгариф сыйфаты мәсьәләләренең җәмгыять үсеше өчен мөһим булуын билгеләп үтте. "Һәр ата – ана алдына иртәме-соңмы баланы кайда һәм ничек укытырга дигән сорау килеп баса: нинди мәктәптә һәм нинди методика буенча, баласының белем алуын кемгә ышанып тапшырырга, - диде ул. - Закон нигезендә, төп гомуми белемне һәр граждан алырга тиеш, шул ук вакытта нинди формада алынуы мөһим түгел. Иң мөһиме - белем сыйфаты федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килсен».

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов Татарстан Республикасында альтернатив белем бирү системасының торышы һәм үсеше турында хәбәр итте. "Хәзерге вакытта республикада 1418 дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе эшли, аларда 460 мең бала белем ала. Өстәвенә, республикада 18 шәхси мәктәп бар, аларда 2700 бала белем ала», - дип билгеләп үтте ул.

Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, гаилә мәгарифенә күчүче балалар саны арту күзәтелә һәм мондый форматның бердәнбер мөмкин булган бәясе - БДИ нәтиҗәләре. Әмма анализ күрсәткәнчә, мондый балаларның белем дәрәҗәсе көндезге форматта укучы балаларныкына караганда түбәнрәк.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец ата-аналарның гаиләдә белем бирүгә күчү сәбәпләренә игътибар итте. "Соңгы 3 елда андыйлар саны 2 тапкырдан артык артты, – диде ул. - 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада шундый 2422 бала теркәлгән. Гаилә мәгарифенә күчү сәбәпләре төрле: ата-аналар мәктәп белем бирү дәрәҗәсеннән канәгать түгел, мәктәптәге конфликтлар, баланы реабилитацияләү чоры, кемгәдер мәктәпкә барып җитү ерак һәм авыр. Әмма баланың мәктәптән аерылмавы бик мөһим, һәм мин ел саен мондый балаларны даими аттестацияләү инициативасы белән чыгыш ясыйм".

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев балаларга сәламәтлек буенча даими рәвештә мәктәпкә йөрергә мөмкинлек бирми торган күрсәткечләр турында җентекләп сөйләде. Өйдә укуга күчерү турындагы карарны баланың законлы вәкиле инициативасы буенча табиблар комиссиясе билгели, дип ассызыклады ул.

Балаларны өйдә укытуны оештыру тәҗрибәсе белән Казан шәһәре Думасы депутаты, Казан шәһәренең Идел буе районының «Галактика» белем бирү үзәге директоры Елена Глухарева һәм Бала - Сити гомуми белем бирү оешмасы мөдире Гөлнара Поздеева уртаклаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International