Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы ачылды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:15

Бүген сәгать уникедә  алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 18 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 12 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.

Беренче укылышка республиканың Бюджет, Сайлау Һәм Гаилә кодексларына, ТР муниципаль хезмәте турында кодекска, Татарстан Республикасының аерым закон актларына, шулай ук транспорт салымы, җирле референдум, җирле үзидарә, инновацион эшчәнлек, сәнәгать сәясәте, гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру,  күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, мәгариф һәм башка берничә республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнде.

Икенче укылышта Дәүләт милке турындагы республика законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралачак.

Кырык җиденче утырыш кысаларында парламентарийлар шулай ук Дәүләт Советының Россия Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка югары белем бирү оешмаларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү турындагы мөрәҗәгатен караячак.

Дәүләт Советында профильле комитетларның закон чыгару эше һәм чакырылыш дәвамында каралган контроль мәсьәләләр турындагы хисапларын тыңлау дәвам итә. Кырык җиденче утырышта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты эше турында хисап каралачак.

Утырышта депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турындагы докладын караячаклар, аның белән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясаячак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итәчәк.

Дәүләт Советы депутатлары көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 31 сорауны үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына Вәлиев Альберт Шәүкәт улын билгеләп кую турында.

3. Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиле турында.

4. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 459-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5.«Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының  6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 456-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 471-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 472-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 13 статьясына һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 473-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9.«2024 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» 475-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 476-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасында  гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 468-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 469-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының  33 статьясына үзгәреш кертү хакында» 454-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 462-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 467-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 442-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

17. «Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 15 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 464-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында» 458-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 460-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

20. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм  юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» 465-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

21. «Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» 457-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 470-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында
(I укылыш).

 23. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында» 466-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 24. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 461-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. Югары белем бирү мәгариф оешмаларының спорт-савыктыру лагерьларын реконструкцияләү турында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры В.Н. Фальковка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате хакында.

26. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның сентябренә кадәр чордагы эше турында хисабы.

27. 2022 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты доклады.

28. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.45 статьясына үзгәреш кертү хакында» 406657-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт сере булган белешмәләрне үз эченә алган мәгълүматны саклау өлкәсендә административ хокук бозулар хакында эшләрне карау вәкаләтләрен төгәлләштерү турында).

29. «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» 401706-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт бюджет учреждениеләренең һәм автоном учреждениеләренең икътисадый тотрыклылыгы механизмын булдыру өлешендә).

30. Хөкүмәт сәгате: «Матди булмаган этномәдәни байлыклар өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы хакында».

31. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, чакырылган Хөкүмәт әгъзалары катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International