Фәрит Мөхәммәтшин "Kazan Science Week»("Фән атналыгы") фәнни форумда катнашучыларны сәламләде

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе, 15:06

Бүген Казанда фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, спинлы физика, спинлы химия һәм спинлы технологияләр өлкәсендә эшләүче, шулай ук үз тикшеренүләрендә магнит резонансы ысулларын кулланган галимнәр өчен мөһим чараларның берсе булган Фән атналыгы («Kazan Science Week»)  ачылды. Кунакларны һәм Фән атналыгында катнашучыларны Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (академик) Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Бүген республикабызның башкаласында, илебезнең эре фәнни-сәнәгать үзәгендә, электрон парамагнит резонансы "ватанында" без бу фундаменталь физик күренешне өйрәнү белән бәйле искиткеч фәнни вакыйгалар сериясенә старт бирәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин форум кунакларына һәм катнашучыларына мөрәҗәгать итеп. – Фән атналыгын оештыручы буларак Казан электрон парамагнит резонансы мәктәбен, беренче чиратта, Россия Фәннәр академиясенең җирле фәнни үзәге һәм аның структур бүлекчәсе – Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техник институтын атап үтү аеруча  күңелле.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2022-2031 еллар Россиядә фән һәм технологияләр ун еллыгы дип игълан ителүен, ә Татарстанда 2024 ел Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан Татарстанның фәнни-технологик үсеше елы дип игълан ителүен искәртеп узды. "Әлеге инициативаны гамәлгә ашыруны мөһим өстенлек дип саныйбыз һәм моңа барлык дәрәҗәләрдә дә ярдәм итәргә ниятлибез", – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстанда фән өлкәсенә ярдәм итүнең киң юнәлеше бар. Алар арасында грантлар һәм стипендияләр, фәнни премияләр, конкурслар, корпоратив программалар бар. "Бу статья буенча еллык чыгымнар 20 млрд. сумнан артып китә – бу җитди саннар! Нәтиҗәдә, федерация субъектларының фәнни-технологик үсешенең илкүләм рейтингында безнең республика лидерлар бишлегенә керә. Бу – 13 мең Татарстан галиме, шуларның 60% ы – яшьләр", – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин залда утырган яшь галимнәргә һәм студентларга аерым мөрәҗәгать итте. "Бүген залда бик күп яшьләр, киләчәк галимнәр җыелганын күрү миңа бик ошый, чөнки нәкъ менә сезнең фәнни эшчәнлегегез Татарстан икътисады үсеше өчен зур роль уйный", – диде ул. 

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, күптармаклы икътисады һәм үсеш алган сәнәгате булган Татарстан кебек республикада җитештерү тармагына  нәтиҗәле яңа фәнни эшләнмәләр бик кирәк. "Яшь галимнәребезнең яңа ачышлары безнең предприятиеләрдә актив тормышка ашырылачак һәм кулланылачак дип ышанам, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – бу безгә карата кертелгән җитди санкцияләргә дә карамастан көндәшлекне сакларга мөмкинлек бирәчәк. Минемчә, безнең икътисад яңа фәнни ачышлар һәм алымнар нигезендә күтәреләчәк".

Казан Фән атналыгын ачу тантанасында ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко, РФА академигы Кев Салихов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры Алексей Калачев, Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова һәм Эдвард Габдуллаҗанов катнашты.

Казанда 25-30 сентябрьдә «Kazan science week» фән атналыгы уза. Фән атналыгы кысаларында 1991 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган Евгений Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы, шулай ук үзебезнең  һәм чит ил галимнәре, укытучылары, аспирантлары һәм студентлары катнашында берничә халыкара конференция узачак.

Һәр конференциядә Россия төбәкләреннән, Азия һәм Европа илләреннән белгечләр, яшь галимнәр дә, шулай ук эре компанияләрдән белгечләр –   кимендә 150 кеше катнашыр дип көтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International