Теркәлмәгән гаражларга нисбәтле кадастр эшләре рөхсәт ителә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:31

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Документ кадастр эшләрен башкару процессында хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, закон проектын тәкъдим итеп, документның икенче укылышта карау өчен әзер булуын билгеләп үтте.

Федераль закон муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарының бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлмәгән гаражларга һәм гаражлар урнашкан җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен яки комплекслы кадастр эшләрен башкаруны тәэмин итү хокукын беркеткән. Шул ук вакытта җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының әлеге эшләрне башкаруны тәэмин итүгә хокукы турындагы нигезләмә төшереп калдырылган.

"Икенче укылышка төзәтмәләр кертелмәде, – диде Азат Хамаев. – Федераль законнарның әлеге үзгәрешләрен республика законнарында чагылдырырга тәкъдим ителә".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International